“Мин татарча сөйләшәм!” акциясенә нәтиҗә ясалачак
(Казан, 23 апрель, "Татар-информ"). 26 апрельдә “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенә нәтиҗә ясалачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Акция– татар яшьләре энтузиастлары т...
(Казан, 23 апрель, "Татар-информ"). 26 апрельдә “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенә нәтиҗә ясалачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Акция– татар яшьләре энтузиастлары тарафыннан белдерелгән үзенә күрә гражданлык инициативасы. Быел ул берничә чарадан тора: “Татар-Дозор — 2018” квест-уены, “Тяжело с татарским” антипремиясен тапшыру, Bez.tatar икетеллелек рейтингы, Татарстан мәктәпләрендәге бәйге.
Нәтиҗә ясап, “АИГЕЛ” дуэты катнашында Бауман урамында концерт узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк