Логотип
Хәбәрләр

Мин Татарстаныма кирәгрәк!

ТР ның Габдулла Тукай исемендәге филармониясенә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы, профессор Лидия Әхмәтованың иҗат кичәсенә баргач, милли җанлы, хикмәтле шәхес – талантлы чын татар ир-аты белән танышу насыйп булды. Чигүле бәрхет түбәтәйләр киеп, зал тулы тамашачыны сокландырып, милли көйләребезне йөрәкләргә үткәзеп, тәннәрне чемердәтерлек итеп, зур осталык белән башкарган джаз-оркестрның чыгышын тыңлаганда, бу иҗади коллективның аксакалы, тәҗрибәле остазы белән якыннан танышу уе күңелемә кереп оялады. Журналист кызыксынучанлыгы үзенекен итте: тәнәфестә сәхнә артына мендем. Уртача буйлы, ягымлы йөзле, җылы күз карашлы, тыныч-сабыр холыклы Рөстәм Ринат улының юбиляр ханымның ышанычлы гомер юлдашы, тәүфыйклы балалары – Илдар белән Әдиләнең кайгыртучан әтисе, алтын алмалардай нурлы йөзле дүрт оныгының мәрхәмәтле, яраткан бабакае икәнлеген белгәч, якташым Лидия Алексеевна өчен ихластан сөендем. Кичәдән соң Рөстәм әфәнде белән очрашып, кинәнеп гәпләшеп утырганда, сөекле Тукаебызның канатлы гыйбарәгә әверелгән «халык зур ул, әдип ул, шагыйрь ул, җырчы ул» дигән сүзләре кылт итеп исемә төште.

Хәмидә Гарипова

 

Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы, профессор Лидия Әхмәтованың иҗат кичәсенә баргач, милли җанлы, хикмәтле шәхес – талантлы чын татар ир-аты белән танышу насыйп булды. Чигүле бәрхет түбәтәйләр киеп, зал тулы тамашачыны сокландырып, милли көйләребезне йөрәкләргә үткәзеп, тәннәрне чемердәтерлек итеп, зур осталык белән башкарган джаз-оркестрның чыгышын тыңлаганда, бу иҗади коллективның аксакалы, тәҗрибәле остазы белән якыннан танышу уе күңелемә кереп оялады. Журналист кызыксынучанлыгы үзенекен итте: тәнәфестә сәхнә артына мендем. Уртача буйлы, ягымлы йөзле, җылы күз карашлы, тыныч-сабыр холыклы Рөстәм Ринат улының юбиляр ханымның ышанычлы гомер юлдашы, тәүфыйклы балалары – Илдар белән Әдиләнең кайгыртучан әтисе, алтын алмалардай нурлы йөзле дүрт оныгының мәрхәмәтле, яраткан бабакае икәнлеген белгәч, якташым Лидия Алексеевна өчен ихластан сөендем. Кичәдән соң Рөстәм әфәнде белән очрашып, кинәнеп гәпләшеп утырганда, сөекле Тукаебызның канатлы гыйбарәгә әверелгән «халык зур ул, әдип ул, шагыйрь ул, җырчы ул» дигән сүзләре кылт итеп исемә төште.

Рөстәм Әхмәтов 1963 елда Саба районы Шәмәрдән бистәсендә, тумыштан музыка җене кагылган, радиотехниканы биш бармагы кебек белгән, балык тоту, тимер-томырдан, агачтан кирәк-яраклар ясау белән мавыккан, берничә төрле уен коралында теттереп уйнаган телемастер Ринат белән һәвәскәр җырчы, пешекче Фәниянең дус-тату гаиләсендә беренче бала булып туган. Тарихы дастаннарга кергән Саба ягы гади генә төбәк түгел шул ул. Фикеремне раслау өчен, бер генә мисал китерәм. Сабаның сихри урманнарының, шунда көн иткән уңган халкының, республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнехановка яшьли канатлар куеп үстереп, илкүләм танылган дәүләт эшлеклесе дәрәҗәсенә җиткерүен белмәгән, ихластан горурланмаган милләтпәрвәр татар кешесе бармы икән? Милли җанлы тарихчы-галим, этнограф, Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан дәүләт премиясе лауреаты Дамир Исхаков; Тукай бүләге иясе, СССР ның, Россиянең, Татарстанның халык артисты Шәүкәт Биктимеров, Татарстанның атказанган артисты Шамил Бариев; Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Хөснулла Вәлиуллин, Татарстанның халык рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Тавил Хаҗиәхмәтов; Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы Мәгъсүм Хуҗин, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы Рашат Низами кебек зур шәхесләр үстереп биргән Саба төбәгенең саф җилләре шифалымы, әллә челтер  чишмә суларында, сихри урман-болыннарында без белмәгән берәр хикмәт бармы? Кендек каннары бу җирлеккә тамганнарның күбесе аң-белемгә омтыла, эшкә уңган, төскә матур, көн итү өчен ышанычлы, ипле холыклы булуы белән аерылып тора. Могҗизалы туфракта, талантларның талбишегендә туып – үс тә, талантлы шәхес булмый кара! Шәмәрдән тумасы Рөстәм Әхмәтов та, унбиш яшеннән  алтмышкача халкыбызның рухын милли моңнар белән сугару, яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия һәм музыкаль белем бирү, халкыбызның борынгы заманнардан мирас булып бүгенге көнгәчә килеп җиткән, миллилек белән сугарылган декоратив-гамәли сәнгатен торгызу өлкәләрендә өзлексез зур хезмәт куеп, табигать биргән сәләтен тулысынча ачып, республикабызның мәдәният, мәгариф, мәгърифәт даирәләрендә якты эз салган. Иҗади хезмәте сокланырлык, горурланырлык, үрнәк алырлык булса да, моңарчы мактаулы исемнәргә тәкъдим ителмәве сизгер күңелемдә чын- чынлап ризасызлык хисе уятты. Әрсезләрнең юлны терсәк белән этә-төртә ярып баруы беребезгә дә сер түгел. Рөстәм Ринат улы кебек талантлы, тырыш затлар, масаеп, мин-минлекләнеп, күкрәк какмый, милләтебезгә һәрдаим игелекләр кылып, тыныч-сабыр гына сайлаган юлыннан алга таба атлый бирә. Тыйнак шәхесләрнең намуслы хезмәтен вакытында күреп алып, тиешенчә бәяләп, үзләре исән чагында, лаеклы мактаулы исемнәр биреп, кадер-хөрмәт күрсәтеп өлгерсәк иде дигән изге теләктә калам! Язмам герое белән якыннанрак таныштыру өчен, ул узган гыйбрәтле-хикмәтле сукмаклардан бергәләп үтү, урыны белән сүзне аның үзенә бирү кызыклы булыр.

«Әнкәем Фәния бишегемне моңлы татар көйләре көйләп тирбәткән. Телем саф татарча ачылган. Әткәйнең курайда, мандолинада, гармунда, баянда озын татар көйләрен уйнап, әнине җырлатуы сабыйчактан күңелемә бәлзәм булып тамган. Җыр-моңга сизгерлегем, үзем уйнап, көй чыгарырга маһирлыгым – тумыштан бирелгән асыл сыйфатлар. Гаиләбез Алабуга шәһәренә күченде. Яшем җиткәч, 8 нче урта мәктәптә укый башладым. Әти мине музыка мәктәбенә баян классына бирде. Икенче сыйныфта укыган чагымда, дәрескә бер таныш түгел абзый керде: «Кемнең трубада уйныйсы килә?» – дип сорады. Яңа оешып килгән тынлы оркестр җитәкчесе, серле  музыка дөньясына алып кергән беренче остазым, мөхтәрәм  Виктор Волков белән тәүге репетицияләребез ягу-җылыту системасының тынчу, ярымкараңгы подвалында узса да, чын музыкаль инструмент тоту, утлы фронт юллары узган көчле шәхеснең ярдәмчел кулы астында шөгыльләнү бәхетенә ирешү сөенеченнән күзләребез нурлана, күңелләр мәтәлчек ата иде. Алабуга Техника йорты төзелгәч, тынлы оркестрыбызга  рәхәтләнеп иҗат итәрлек уңайлы шартлар туды. Мин тенор, баритон тавышлы тынлы уен коралларын яратып үзләштердем. 1978 елда Казанда Республика Балалар тынлы уен кораллары оркестрлары бәйгесендә катнашып, уңышлы чыгыш ясадык. Жюри рәисе – Суворов училищесының хәрби тынлы оркестры дирижеры Николай Щур әйбәт уйнаган берничә үсмерне үз янына чакырып алды. Яңа уку елына безгә укырга килегез, имтиханны уңышлы үттегез, – диде. Өч дусның – Алмаз Җәләлетдинов белән Александр Кабановның, балачактан хирург булам дип хыялланып, медицинага бәйле бик күп китаплар укыган үземнең, унбиш яшьлек үсмер чагыбызда язмышларыбыз көтмәгәндә йөз сиксән градуска үзгәреп куйды. Алабугада тенор-трубада уйнасам, Казанга килгәч, беренче мәртәбә кулыма тромбон алып, үзлегемнән 20 хәрби маршны уйнарга өйрәнеп, зур сынауны уңышлы үтеп, суворовчы булу бәхетенә ирештем. Җитәкчем Геннадий Щербининның: «Талант бит бу!» – дип соклануы, чыгышымны хуплавы иңнәремә канатлар куйды. Суворов училищесында кырыс шартларда тәрбияләнү безне тормышта чын ир-атларга кирәкле күп сыйфатларга: тәртипкә, төгәллеккә, җаваплылыкка, максатчанлыкка, четерекле хәлләр килеп туганда, югалып калмаска, үз-үзебезгә хезмәт күрсәтергә, чисталыкка-пөхтәлеккә, дуслыкның, вакытның кадерен белергә, ярдәмчеллеккә өйрәтте. Хәрби уку йортында укый башлагач, күңелгә гамь керде, кинәт олыгаеп киттем. Язмышын хәрби офицер булуга багышлаган үсмер егетләр белән бер үк шартларда яшәү, кизү торулардан тыш, төп һөнәребез – хәрби тынлы оркестр музыканты белгечлеген өйрәнү максатыннан, бер үк вакытта Казан музыка училищесында төпле белем алу җиңел бирелмәсә дә, сынатмадык. Урта белемне кичке мәктәптә укып үзләштердек. Хәрби уку йортында узган беренче өч елымда – Суворов училищесында тәрбияләнүче булып саналсам, аннан соңгы икесе – Ватан алдында изге бурычын үтәүче «срочник» солдат хезмәте буларак узды. Тырышлыгымны күреп, отделение командиры вазыйфасына билгеләделәр, комсомол секретаре итеп сайладылар. «Сверхсрочник» хезмәтенә калгач, старшина булып, яшьләрне тәрбияләүдә катнаштым, мине җәмәгать эшләренә күмделәр. Шәхес булып җитлегү өчен бер дигән тәҗрибә мәйданчыгы булган ул еллар. Училищены  тәмамлаганда, уку йорты җитәкчебез – Советлар Союзы Герое генерал-майор Николай Горбанев музыка белән шөгыльләнгән курсантларга, шул исәптән үземә: «СССР ның теләсә кайсы югары хәрби уку йортына керергә ярдәм итәм, кайсын сайлыйсыз?» – диде. «Без – музыкантлар! Юлыбыз анык!» – дип чатнатып җавап бирдек. Сүз дә юк, хәрби офицер юлыннан китсәм, югалып калмас, хезмәт баскычыннан югарыга күтәрелә алыр идем. Балачактан каныма сеңгән әнкәемнең бишек җыры, әткәемнең милли гармун моңы, туган Татарстанымны ихластан ярату хисе, чит-якларга җибәрмичә, мине чабуымнан тартып калды һәм үз илемдә, үз татарым арасында бәхетле итте. Чит җирдә солтан булганчы,үз илеңдә олтан бул! – дип бик дөрес әйткән борынгылар»? – дип елмая чал чәчле ил агасы.

Рөстәм Әхмәтов бәхетле йолдыз астында тумаган, – дип кем әйтә ала? Училищеда укыганда, студентлар зур концерт куя. Зифа буйлы, сыгылмалы нечкә билле, очкынлы карашлы, нәфис тавышлы Лидия Ямщикованың, чын артистларча рольгә кереп, музыка тактына бии-бии, эреп китеп  җырлавын күреп, чын- чынлап гашыйк була. Бу чибәркәй гомерлек тормыш юлдашым булса иде, дип, ихластан теләгән теләге фәрештәләрнең: «Амин!» – дигән чагына туры килә. Музыка укытучысы Клавдия Щербинина Лидиянең колагына: «Бик әйбәт, ышанычлы, акыллы-сабыр егетнең сиңа күз атуын сизәсеңме? Берүк бәхетеңне кулыңнан ычкындырма!» – дип пышылдый. Казан гарнизоннары арасында үткәрелгән хәрби музыкантлар бәйгесендә беренче урынны яулап, Самарадагы зур конкурстан Дипломант булып кайткан булдыклы курсант егет өйләнәм дигәч, хәрби училище җитәкчелеге хәленә керә: Рөстәмгә Ульянов урамындагы 150 еллык иске йорттан, 10,5 кв метрлы торак юллап бирәләр. Дивар ярыкларыннан ачы җил уйнаса, идән астында күселәр чабышып йөрсә дә, үз почмагында сөйгән ярын кайнар кочагына алу бәхетенә ирешкән гаярь ир- егетнең мондый вак-төяккә генә исе китә ди мени? Уллары Илдар биредә тәпи йөреп китә. Бәхетләренә күрәдер, тузган торак сүтелә. Кызлары Әдиләне өч бүлмәле иркен фатирга алып кайталар. Никахлар күкләрдә языла, диюләре хактыр. Студент чагында сөешеп кавышкан Әхмәтовлар кырык елга якын иңне-иңгә куеп, бер-берсен аңлап, санлап, шәхесен кимсетмичә, иреген кысмыйча, парлап иҗат диңгезендә йөзәләр, милләткә намуслы хезмәт итәләр.

Рөстәм белән Лидиянең африкоамериканнарның милли хисләрен, тыелгысыз дәртен, күңел кичерешләрен чагылдырган джаз юнәлеше белән сихерләнүенә, башы-аягы белән шул мохиткә чумып иҗат итүләренә Казан музыка училищесында эстрада-джаз бүлеге ачылуы сәбәпче. Белемле педагоглар, гаҗәеп киңкырлы талантлы шәхесләр: Виктор Деринг, Клавдия һәм Геннадий Щербининнар, Рөстәм Үтәй, Наилә Шәрифуллина, Геннадий Савельев, Юрий Коган, Юран Шәмсетдинов, Олег Храпчевский исемнәрен Әхмәтовлар зур хөрмәт белән искә ала. Рөстәмнең Консерваториягә укырга керүенә «Идел буе төбәгенең тынлы уен кораллары башкаручылары конкурсы»нда Лауреат булуы сәбәпче. Жюри рәисе-ректор Нәҗип Җиһановның үткер күзе талантлы егетне бик тиз күреп ала. Биш ел дәвамында мәртәбәле югары уку йортында энә белән кое казыганда, нинди генә күркәм шәхесләр, музыка өлкәсе метрлары белән очрашырга, танышырга туры килми Рөстәмгә! Төп белгечлеге буенча тирән белем биргән остазы Шамил Низаметдиновка аеруча рәхмәтле ул.

Совет чорында чит элемент булып саналып, халыкка таныш булмаганга күрә, күпләр тарафыннан хаксызга кире кагылган, хәтта эзәрлекләнгән  джазның башкалабыз Казанга ни рәвешле үтеп керүе тарихы бик кызыклы. 1947 елда дөньякүләм данлыклы дирижер Олег Лундстрем үзе җитәкләгән джаз- оркестры музыкантларын (гаиләләре, бала-чагалары белән 75 кеше) ияртеп, Кытайның Шанхай шәһәреннән Казанга кайтып төшә. Талантлы егет Казанны үз итә, башкалабызны «джаз оазисы» дип зурлавы өстенә, үз аранжировкасындагы татар җырларын – «Сәйдәш вальсы», «Идел турында җыр», «Татар самба»сын мәртәбәле зур залларда яңгырата. Музыкаль турлар уздырып, СССР ны аркылыга – буйга гизәләр, 82 шәһәрдә чыгыш ясап, дан казаналар. Тугыз ел башкалабызда эшләгәннән соң, Мәскәүгә күченә. 2000 елда Казанга кунакка  кайткач, Татарстан дәүләт радиосында ике зур әсәрен, шул исәптән «Сөембикә турында легенда»сын яздырып калдыра. Ә Рөстәм әфәндегә ул әсәрләрне уйнау насыйп була. Рөстәмнең Казанның Химиклар мәдәният сараенда Казан джаз оркестры ветераннары концертындагы чыгышыннан соң, Олег Лундстерм янына килеп, «Вы – хороший бас-тромбонист», – дип иңнәреннән кагып, ихластан соклануын белдерә. Лундстремның иҗади-музыкаль коллективы юкка чыкмый, аның музыканты, танылган джазмен – дирижер Виктор Деринг кулына күчә. Виктор әфәнде озак еллар буе остазының юлын лаеклы дәвам итә. Деринг оркестрга яшь алмаш әзерләү белән ныклап шөгыльләнә. Шәкерте Рөстәм Әхмәтов кебек аеруча талантлы студентларын зур сәхнәгә алып менеп, концертларында катнаштыруы эзсез узмый. Метр белән белән аралашу, Деринг белән бергәләп чыгыш ясаулар үзе зур тормыш мәктәбе булып истә кала. Бүгенге көндә кайгыртучан, алдынгы фикерле чын җитәкче Кадим Нуруллин кул астында гөрләп эшләп торган Татарстан дәүләт филармониясенең йөзек кашы саналган, илкүләм танылган, дөнья гизеп, дан казанган джаз-оркестры музыкантларының күбесе Лундстрем белән Дерингтан Казан консерваториясендә төпле белем алган һәм сәхнәдә зур тәҗрибә туплаган шәхесләр.

Тормыш арбасына бик иртә җигелгән ир-егет, Суворов училищесы хәрби оркестрыннан киткәч, Татарстан Эчке эшләр министрлыгы каршында, дирижер Марат Кадыйров белән бергәләп оештырган тынлы уен кораллары оркестрында озак еллар намуслы хезмәт куя. Отставкага чыккач та, җаваплы ир тик ятмый, гаиләсен матди яктан тәэмин итүнең төрле юлларын таба. Казанның 16 нчы Музыка мәктәбендә һәм Казан дәүләт педагогика институтының музыкаль педагогика факультетында укыта, кичләрен «Татарстан» кинотеатрында Алмаз Монасыйпов көйләрен башкара. «1985 елда музыка аппаратуралары сатып алып, Татарстанның легендар артистлары – Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Габдулла Рәхимкулов, Айрат Арсланов, Ирек Баһман, Гали Ильясов, Хәйдәр Бигичев, Зөһрә Сәхәбиева, һ.б. гаҗәеп талантлы затларның концертларында тавыш режиссёры булып эшләгән чагымда тормышымдагы иң кызыклы сәхифәләр язылгандыр, – дип искә ала Рөстәм ага. – Ул елларда берничә  айларга сузылган гастрольләрдә СССРны аркылыга-буйга ничәмә-ничә кат гиздек икән! Аһәңле-моңлы татар җырларын, кабатланмас милли моңнарыбызны  туган халкыма җиткерүдә минем дә өлешем кергән бит дип, сөенәм. Мәшһүрләребезнең кул җылысы сеңгән микрофоным гаиләбездә  кадерле ядкәр булып саклана. Сайлауларга әзерлек чорында легендар шәхесләр – Михаил Девятаев, татарның Әлмәндәре – Шәүкәт Биктимеров белән районнарга чыгуыбыз, халык алдында ясаган чыгышларыбыз матур истәлек булып күңелгә уелган. Филармониядә Фуат Мансуров җитәкләгән Дәүләт симфоник оркестрында музыкант тромбончы булып эшләү бәхете дә елмайды миңа. Бу шәхесләр белән аралашу бик гыйбрәтле-мактаулы чын һөнәрмәндлек мәктәбе булган ул». Бүгенге көндә Рөстәм ага остаз буларак хезмәт куйган Татарстан Республикасының филармония джаз-оркестрының эшләре гөрләп бара. Аның директоры Лидия Әхмәтова белән сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижёры Сергей Васильев, джаз-оркестрны татар милли мохитенә якынайту, дөнья буйлап сибелгән милләттәшләребезгә, башка халыкларга таныту юнәлешендә гаять зур эш башкаралар. Репертуарлары бай, сыйфат ягы – соклангыч. Профессор Лидия Алексеевна белән зур тәҗрибәле педагог, остаз, музыкант, сценарист, режиссёр Рөстәм Ринатович кулга-кул тотышып, сәләтле укучы балалар, талантлы яшьләр арасында  әлеге музыкаль юнәлешне үстерү, пропагандалап, таныту җәһәтеннән киң колачлы эшчәнлек алып баралар. Әүвәле елларда бу эш лекторий рәвешендә башкарыла. Соңгы елларда, берсеннән-берсе кызыклы, мавыктыргыч әкиятләргә, тарихи дастаннарга таянып Рөстәм Ринат улы язган сценарийлар нигезендә төрле иҗади проектлар гамәлгә ашырыла, мини-спектакльләр куела. Балалар өчен абонемент концертлары, «Саксофон-шоу», «Табигать матурлыгы – джазда», «Джаз иленә сәяхәт» кебек программалар гамәлгә ашырылганда, «Алло, джаз талантларын эзлибез» кебек бәйгеләр уздырылганда, сәләтле балаларга, үсмерләргә киләчәккә якты юл ачыла. Хор, ансамбль, җыр-бию, театр, джаз музыкасы нечкәлекләре белән кызыксынып, филармониягә осталык чарларга даими йөрүче сәләтле балаларның саны йөзгә җитүе – зур сөенеч! Димәк, сәнгать сөюче, аның бөеклеген, хасиятен, асыл мәгънәсен тирәнтен аңлаучы яшь алмаш үсә! Тәҗрибәле остаз Рөстәм әфәнде бу мөһим эшләрнең уртасында кайный, вакытын кызганмыйча, илһамланып хезмәт куюдан тәм таба. Аның джаз сәнгатен яшь буынга тапшыру юнәлешендәге фидакарь хезмәте, ярдәме бәяләп бетергесез. Форсаттан файдаланып, әйтеп китүем урынлы булыр: Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры, милли җанлы, мәрхәмәтле, киләчәккә карап фикер йөртергә сәләтле Кадим Назир улы хезмәттәшләренең кадерен белә, рухланып эшләү өчен уңай шартлар тудыра, сәнгать сөюче күпсанлы тамашачылар да аңа ихластан рәхмәтле.

Зирәк татарымның «егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» дигән әйтеме язмам каһарманы Рөстәм аганың күпкырлы шәхесенә туры килеп тора. Аның кулыннан килмәгән эше юк, ахрысы. Үз куллары белән  күз явын алырлык зәркән эшләнмәләре ясап, хәләл җефете Лидияне генә сөендереп калмаган ул. Тарихи китаплар укып, төрле чыганаклардан эзләнеп, гыйлем туплап, Татарстан Республикасы дәүләт фольклор, Казан шәһәр филармониясенең «Казан» бию, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбльләрендә эшләүче күпсанлы артисткаларга милли колоритлы соклангыч бизәнгечләр ясап биргән. Аларны чәчләренә, колакларына, түшләренә тагып, Россиянең күп төбәкләрендә, дөньяның төрле илләрендә яшәгән милләттәшләребез алдында, илкүләм зур форумнарда  чыгыш ясаган чибәркәйләренең куанычы эченә сыймый. Эскизларын үзе иҗат итеп, «Җиде йолдыз» программасында чыгыш ясаучы артистларны, керәшен ансамбле кыз-егетләрен милли костюмнарга киендерүче дә әле ул. Рөстәм ага тынлы музыка инструментларын төзәтә. Кулы балта тотса, эшләнмәсен коеп кына куя, бакчачылык эшенә дә маһир. Түтәлләре гадәти генә түгел, сөйкемле бичәсе теләген исәпкә алып, уңайлы,биек итеп ясалган. Әтисенә охшап, балачактан радиотехникага кулы ята, 8 яшемдә беренче телевизорны сүтеп җыйган идем, дип шаккаттыра. Әкиятләр, шигырьләр яза, балалар өчен иҗат иткән музыкаль этюдлары бер китап чыгарырлык. Виртоуз музыкант Әхмәтовны заманында Варшава килешүенә кергән Польшага, Германиягә, Чехословакиягә, Венгриягә, Волгоградка, Мәскәүгә эшкә чакырганнар, ватанпәрвәр ир: «Мин Татарстаныма кирәгрәк!» – дип, кызыктыргыч тәкъдимнәрдән баш тарткан. 2000 елда Эчке эшләр министрлыгы оркестры составында музыкант-тромбончы һәм дирижёр ярдәмчесе буларак Франциянең Туротто шәһәрендә чыгыш ясый. Татарстан Республикасының филармония джаз-оркестры белән Мәскәү, Самара, Тольятти, Владимир, Чиләбе, Өфе кебек Россиянең дистәләгән шәһәрләрендә чыгыш ясаганнан соң да, Әхмәтовка эшлекле тәкъдимнәр шактый булган. Ә җавабы шул ук: «Мин Татарстаныма кирәгрәк!» Аксакал ил агасыннан: бәхет нәрсә ул? – дип сорадым. «Бәхетсез булмавымда», – дигән җавап ишеттем. Мәхәббәтне «кешенең эчке кояшы, Аллаһка илтүче юл» дип атады. Гаилә бәхетен бер-беренең иреген кысмауда, рәнҗетмәүдә, иҗади үсешкә мөмкинлек бирүдә, үзара хөрмәт итешүдә күрә. Яшәвенең асыл мәгънәсе – киләчәк буыннар өчен игелекле эшләр эшләп калдыруда дигән фикердә. Аның белән килешми мөмкин түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк