Логотип
Хәбәрләр

Министрлык авылны уятырлык лидерлар эзли

Совет заманындагы райпо системасы җимерелгәч, авыл халкы өчен продукция сату пробелмасы барлыкка килде. Шул сәбәпле, күпләр инде бакчасына бәрәңге утыртудан да туктады. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек ми...

Совет заманындагы райпо системасы җимерелгәч, авыл халкы өчен продукция сату пробелмасы барлыкка килде. Шул сәбәпле, күпләр инде бакчасына бәрәңге утыртудан да туктады. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бу проблеманы хәл итү максатыннан заманча кооперативлар төзергә тели. 

Татарстанның Дәүләт Советында "Авыл территорияләре үсеше системасында кооператив хәрәкәт" исемле фәнни-гамәли конференция узды. 

Фәрит Хәйретдиновның чәчләрен агарткан, авылдашларын миллионер иткән "үз колхозы" 

 Лаеш районында эшләүче фермер Фәрит Хәйретдинов үрдәк үрчетү белән шөгыльләнә. Ул ни рәвешле “үз колхозын” булдыру турында сөйләде. “Кошларны үстерә башлагач, урын җитми башлады. Үрдәк бәбкәләрен авылдашларга тарата башладык. Менә шулай, уйламаганда кооперация туды. Авыл кешеләре, сыер торакларын үзгәртеп корып, 42 көн үрдәкне үстерә. Аннары без аларны кире сатып алабыз. Авыл кешеләренең кайберләре 42 көн эчендә 1 миллион сумга кадәр акча эшли ала. Бүген кем шундый зур акчалар эшли ала? Бу - намуслы хезмәт”, - ди Фәрит әфәнде. Ул “үз колхозына” теләсә кемне кабул итмәвен әйтте. “Безнең партнерлар булу өчен чират зур”.

 

Фәрит Хәйретдинов әйтүенчә, авыл кешесе үзе бу эш белән шөгыльләнергә теләсә, аңа кимендә 30 миллион сум акча кирәк булачак. Ә Хәйретдинов кооперативына керү өчен зур акча кирәкми – бары тик сыер абзарын “үзгәртеп кору” җитә. Фермерның исә эшкәртү цехы да бар, хәзер тендер отып, 30 миллион сумга ит комбинаты төзергә тели. Әмма бар да ал да гөл дип әйтеп булмый, әлбәттә. Фәрит әфәнде продукцияне сатуда проблемалар барлыгын әйтте. Дәүләт Советында, җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп, кибетләргә илткәндә киткән чыгымнарны кыскарту юлларын бергәләп эзләшүне сорады.

Үз көче белән авылда “үз колхозын” булдырган һәм авылдашларын эшле иткән фермерны барысы да сокланып тыңлады. Фермер өчен бу хезмәтнең “бәясе” нинди булганын Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов искәртте. Фәрит Хәйретдинов фермер булганчы Казандагы зур сәүдә челтәренең директоры булып эшләгән иде. Министр шуны телгә алды: “Ул вакытта Фәрит Хәйретдиновның бер чал чәче дә юк иде, кооперативка кергәч, чәчләре агара башлаган”, - дип шаяртты ул. 

"Бүген "кайнап" эшли торган кооперативлар күп түгел"

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җирле хакимиятләргә кооперативларны үстерүдә сүлпәнлекләре өчен шелтә белдерде.

– Урыннарда кооперацияләрне никадәр күбрәк үстерсәк, авыл тормышын шулай саклап кала алачакбыз. Моны ялгызың гына, өстән күрсәтмәләр көтеп ятып кына хәл итеп булмый. Монда бурыч уртак булырга тиеш. Район һәм авыл җирлекләре дәрәҗәләрендә практик эш кирәк. Без бу хакта Фәрит Хәйруллович белән дә зональ киңәшмәләрдә гел сөйләшәбез - урыннарда хакимиятләр барыбер чагыштырмача сүлпән. Аеруча авыл җирлекләрендә. Безнең бит авыл халкының потенциалы күпкә югарырак. Бу - эшмәкәрлек сәләте булган абруйлы кешеләр булырга тиеш.

 

Марат Әхмәтов әйтүенчә, бүген кайнап эшли торган кооперативлар күп түгел.

– Безнең республикада бөтен яктан тәңгәл килеп эшләүче 40лап кооператив бар . Аның гамәлгә куелган дип саналганнары 100 дән артык. Күбесен эш белән тутырырга кирәк. Иң зур проблема – кооперативларда үзе белән бергә эшләрдәй, бер-берсенә ышанычы булган кешеләрне туплый ала торган җитәкче-лидерлар табу. Аларның әле эшмәкәрлек тәҗрибәсе дә, халык алдында ышанычы да булырга тиеш. Ә дәүләт ярдәме мәсьәләсендә килгәндә, мин хәтта акча мәсьәләсен беренче итеп куймас идем. Беренче урында – әйдәп баручы җитәкчеләр.

Министр җирле хакимиятнең халык ихтыяҗын белешеп эшләргә тиешлеген билгеләп узды.

– Кайбер авылларда традиция буенча ни беләндер шөгыльләнүчеләр бар бит. Урыннарда шушындый кешеләрне күбрәк тәкъдим итсәләр, акча мәсьәләсен без тизрәк хәл итә алабыз. Кооперативлар үсешенә 250 млн сум кирәк дип хәл иттек. Кирәк икән, ул сумманы арттырырга да риза әле мин, әмма акчаны кемгә ышанып бирергә дигән сорау бар. Аларның бизнес-планнары ничек, дөрес юл белән бара алалармы, аннары яңадан нәрсә эшләргә тиеш булалар? Бик күп нәрсә өйрәтү, укытудан да тора, әлбәттә. Беренчедән, булдыклы кешеләрне ачыклау, икенче чиратта, аларга матди җирлек тудыру. Бер бюджетка гына ышанып торырга ярамый. Аның өстенә, Авыл хуҗалыгы банкы да, вак эшмәкәрлеккә булыша торган махсус банк та бар. «Лизинг-грант», Гарантия фонды дигән компанияләр бар. Аларның һәркайсының, бик күп министрлыкларның бергә эшләүләре кирәк. Җирле хакимиятнең тирәннән кызыксынуы, үз үзенчәлегенә тәңгәл китереп, халыкны туплавы кирәк, - ди Марат Әхмәтов.

Министр бу мәсьәләдә республиканың башка федерация субъектларыннан аерылып торуын белдерде.

– Бездә кулланучылар кооперациясе чагыштырмача яхшырак сакланган. Татарстанда кооперативлар хезмәте күләме 23 млрд сумнан артык. Әзерләү эшчәнлеге генә дә 8 млрд сумнан артык. Һәр товар җитештерүче хуҗалыктан 24шәр мең сумлык продукция әзерләнә дигән сүз. Ит, сөт, бәрәңге, яшелчәдән тыш, әле бит йон, күн чималы да бар. Кооперацияләрнең резервы бүгенге күрсәткечләрдән югарырак. Якындагы ике елда 1,5 тапкырга булса да үсәргә тиешләр, - дип белдерде ул.

Мини-кооперативларга грант

Марат Әхмәтов авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыру белән факультатив кебек кенә шөгыльләнергә ярамавын басым ясап әйтте.

 – Урыннарда муниципаль хакимият моның белән шул дәрәҗәдә генә шөгыльләнә. Авыл җирлекләре башлыклары күңел биреп кайгыртмый. 

 

Министр мини-кооперативлар булдыруга грант бүлеп бирү планлаштырылуын да билгеләп үтте. Аларны аерым төр авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнүче торак пунктларда булдыруны ниятлиләр.

– Без ел саен грант ярдәме 3 млн сумга кадәр булган 100 мини-кооператив булдыру буенча Башкортстан тәҗрибәсен өйрәндек. Хәзер без республикада шундый кооперативлар булдыруга грантлар бүлеп бирүгә финанс ягыннан нигезләмә эшлибез. Бездә аерым төр авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнүче торак пунктлар бар. Мәсәлән, яшелчәләр, җиләк-җимеш культуралары. Буа, Кама Тамагы районнарында шундый торак пунктлар бар. Менә шундый авылларда беренче мини-кооперативлар булдыра башлаячакбыз. Бәлки, ярдәм әле 3 млн сумнан да артыр, - дип фаразлый ул.

Марат Әхмәтов илдә авыл хуҗалыгы кооперативларын үстерү программасын эшләү буенча Татарстанның Россиянең биш сынау төбәгенә керүен әйтте.

– Бу зур җаваплылык, әмма анда акча аз. Күрәсең, безгә кооператив хәрәкәтне үстерү өчен үзебездән грант ярдәмен көчәйтергә туры килер. Бәлки, гаилә фермалары һәм башлап йөрүче фермерларны үстерү программаларын кыскарту хисабына булыр бу. Аерым-аерым без продукция җитештерергә өйрәндек, ләкин сату мәсьәләсендә берләштерү өчен матди ярдәм зур ярдәмгә мохтаҗ. Шуңа күрә мин алдагы чорга кооперативларга грант ярдәмен арттыру яклы.

Министр кулланучылар кооперативлары үсеше программасында 2015-2018 елларда республиканың 28 кооперативы 432 млн сум грант алганын билгеләп үтте. Алар арасында мөгезле эре терлек һәм кош сую һәм эшкәртү, сөт эшкәртү, яшелчәләрне саклау, кузаклы культураларны эшкәртү һәм башкалар бар. Аның сүзләренчә, быел 8 кооперативта өстәмә 142 даими эш урыны булдыру каралган. 

Марат Әхмәтов игътибарны юнәлткән проблемаларның берсе - проблемалы җирләр. Ул шәхси хуҗалыкларда файдалануда 133 мең гектар җир булуын билгеләп үтте. 

- Авылларда шәхси участокларда тулысынча бәрәңге утыртылган еллар бар иде. Хәзер яртысы – чирәм, яртысы – бәрәңге, бөтенләй ташландык җирләр дә бар. Безнең шәхси хуҗалыкларда 50 мең гектар проблемалы җирләр бар. Бу бурычны хәл итү юлларын табарга кирәк, - диде министр.

"Кооперация авылда тормыш шартларын яхшыртыр иде"

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ни кызганыч, элегрәк бу юнәлешкә җитәрлек игътибар бирелмәвен билгеләп узды.

– Бүген Дәүләт Советы депатутлары инициативасы буенча, республикада җитди аналитик эш үткәрелә. Шул исәптән, закон чыгару өлкәсендә камилләштерү буенча да. Бер атна элек без шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме турында Татарстан Республикасы законын гамәлгә ашыруны караган идек. Бүген экспертлар кооперацияләр үсешен куәтле рычаг дип бәяләделәр», – диде ул. Белгечләрнең тәҗрибә өйрәнү өчен Липецк өлкәсенә дә барган. 

- Кооперация авылда тормыш шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирер иде, - диде Юрий Камалтынов.

Дәвамын укыгыз...

Автор: Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Фото: Илнар Төхбәтов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк