Хәбәрләр
Минтимер Шәймиев Илһам Шакиров исемендәге фестиваль булдырырга тәкъдим итте
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Татарстанның беренче Президенты, Республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Илһам Шакиров исемендәге фестиваль булдырырга тәкъдим итте. Бу хакта ул бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм...
Татарстанның беренче Президенты, Республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Илһам Шакиров исемендәге фестиваль булдырырга тәкъдим итте. Бу хакта ул бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында легендар җырчыны соңгы юлга озату вакытында сөйләде.
Минтимер Шәймиев Илһам Шакировның вафат булуын барыбыз өчен дә зур югалту булуын әйтте. «Уйлап карасаң, Илһамның Ходай биргән тавышы аша безнең бөек шагыйрьләребезнең, язучыларыбызның, халкыбызның гасырдан-гасырга килгән җырлары, аның моңы аша, аның җырлары аша безгә җиткерелде. Бу - гаять зур хезмәт», - диде ул.
Ул шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның яңа төзеләчәк концертлар залына Илһам Шакиров исемен бирүтәкъдимен хуплавын белдерде.
«Безнең әле Илһам Шакиров исемендәге фестиваль барлыкка килергә тиеш. Берничә ел Рәшит Ваһапов фестивале уздырыла. Оештыручыларга без рәхмәтле. Ә Илһам Шакиров фестивале тирәнлеге белән аерылып торырга тиеш», - диде Дәүләт Киңәшчесе җырчының исемен мәңгеләштерү максатыннан.
Илһам Шакиров 84 яшендә 16 гыйнвар көнне вафат булды.
Автор: Лилия Локманова
Фото: Рамил Гали
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
840
0
0
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк