Минтимер Шәймиев Мәскәү татар яшьләренә уңыш серен чиште
(Мәскәү, 25 февраль, "Татар-информ, Ләйлә Хәкимова). Бүген Мәскәүнең “Корстон” күңел ачу комплексында Мәскәү татар яшьләре “Хәрәкәт” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы уза. Чарада катнашучыларг...
(Мәскәү, 25 февраль, "Татар-информ, Ләйлә Хәкимова). Бүген Мәскәүнең “Корстон” күңел ачу комплексында Мәскәү татар яшьләре “Хәрәкәт” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы уза. Чарада катнашучыларга видеоролик аша Татарстан Республикасының беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймев мөрәҗәгать итте.
"Мин авылда тугыз балалы гаиләдә туып үстем. Якташларым, әти-әнием, туганнарым безне үз үрнәкләрендә хезмәтне яратырга һәм тырыш булырга өйрәтте. Кешене кеше иткән - хезмәт. Тырышкан табар, ташка кадак кагар. Бу мәкальне ишетеп үстек. Уңышның сере кешеләрне тыңлый һәм аралаша белүдә. Яхшы сүз - җан азыгы. Бөек Тукай әйткәнчә, яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел, каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел. Шуңа күрә тырыш булыгыз һәм максатларыгызга ирешеп яшәгез", - диде ул.
Фото: архив/Рамиль Гали
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
Комментарий юк