Минтимер Шәймиев ТНВ каналындагы “Переведи” тапшыруын гадиләштерергә киңәш итте
(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалындагы “Переведи” тапшыруын гадиләштерергә кирәк. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев татар яшьләре бе...
(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалындагы “Переведи” тапшыруын гадиләштерергә кирәк. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев татар яшьләре белән очрашуда шундый киңәш бирде.
“Ул тапшыруны алып баручы әйбәт егет, тырыша ул, әмма мин гомердә ишетмәгән сүзләрне бирә ул. Гадиләштерергә кирәк. Гомергә беркемнең әйткәне булмаган сүзләр бар анда. Аның белән баш ватканчы, гади сөйләм телендә өйрәнү кирәк”, - дип мөрәҗәгать итте Минтимер Шәймиев “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директорына. Илшат Әминов Дәүләт Киңәшчесе белән килеште, тапшыруның гадиләштереләчәген әйтте.
Әминов телевидениедә тиздән “Яңа дәвер” дигән программа эфирга чыгачагын хәбәр итте. “Бөтен татар альтернатив музыкасын җыярга телибез”, - диде.
Фото: Ильнар Тухбатов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
Комментарий юк