Минтимер Шәймиев Владимир Путин белән мөнәсәбәтләре турында сөйләде
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белдергәнчә, Россия Президенты Владимир Путин белән беренче очрашуда ук алар арасында ышанычлы, эшлекле мөнәсәбәт урнашкан. Аның бу сүзләрен РИА Новости аге...
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белдергәнчә, Россия Президенты Владимир Путин белән беренче очрашуда ук алар арасында ышанычлы, эшлекле мөнәсәбәт урнашкан. Аның бу сүзләрен РИА Новости агентлыгы язып чыкты.
- Моннан нәкъ 20 ел элек, 1999 елның 9 августында Россия Президенты Борис Ельцин Сергей Степашин Хөкүмәтенең отставкага китүе хакында белдерде һәм Премьер-министр вазифаларын вакытлыча башкаруны Владимир Путинга йөкләде. Путин кандидатурасын Премьер-министр вазифасына раслау өчен Дәүләт Думасына керттеләр, шул ук көнне Ельцин Путинны үзенең варисы дип игълан итте.
«1999 елның 9 июлендә Владимир Путин, Федераль иминлек хезмәте җитәкчесе буларак, Россия Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгын алыштыру өчен Казанга килде», - дип искә ала Минтимер Шәймиев, ул чакта - Татарстан Президенты.
«Башта без бер-беребезне якыннан белми идек. Әмма шулай була бит: кешеләр холыклары, уртак карашлар буенча бик тиз якынаеп китә. Безнең арада беренче очрашуда ук ышанычлы, эшлекле мөнәсәбәт урнашты», - ди Минтимер Шәймиев һәм сүзләрен раслап, хушлашкан вакытта аэропортта Путинга Чистай заводында чыккан командир сәгате бүләк итүен әйтә. «Ә ул кулыннан сәгатен салды да, миңа бүләк итте. Шул рәвешле, мин Россия Президентының сәгатенә ия булдым», - ди.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк