Минзәләдә "Бәби-театр" ачыла
(Казан, 21 гыйнвар, “Татар-информ”). Бәби-театр балалар спектакльләрендә яңа алым, анда бала тамашачы гына түгел, ә үзе дә театраль хәрәкәтнең актив катнашучысы булып китәчәк, дип Минзәлә районы рәсми...
(Казан, 21 гыйнвар, “Татар-информ”). Бәби-театр балалар спектакльләрендә яңа алым, анда бала тамашачы гына түгел, ә үзе дә театраль хәрәкәтнең актив катнашучысы булып китәчәк, дип Минзәлә районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
"С. Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театрында 1дән 7 яшькә кадәрге балалар өчен февраль аеннан “Бәләкәч” театры ачыла. Биредә уен мәйданы 20-30 катнашучыга каралган. Монда 1 яшьтән зуррак булган нәниләр дә үзләрен яхшы хис итә. Артистлар белән балалар арасында уңай мөнәсәбәт урнаша. Театрның кече залы тулаем кечкенә тамашачылар һәм аларның әти-әниләре өчен махсус җиһазландырыла", - дип хәбәр ителә сайтта.
Катнашырга теләге булганнар өчен, режиссер Алмаз Садриевның бәби-спектакльләр куюда тәҗрибәсе булуы, репертуарның еш алышыначагы, тылсымлы дөнья ата-аналар өчен дә кызыклы булачагы җиткерелә.
Театр кызыксынучылардан тәкъдимнәр көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
Комментарий юк