Минзәлә театры артисты Рөстәм Зиннуров Бөтенроссия фестиваленең “Өмет” призына лаек булды
Минзәлә Татар дәүләт драма театры артисты Рөстәм Зиннуров Иблис роле өчен Россиянең кече шәһәр театрлары фестиваленең “Өмет” махсус призына лаек булды. Исемлек фестивальнең рәсми сайтына урнаштырылган...
Минзәлә Татар дәүләт драма театры артисты Рөстәм Зиннуров Иблис роле өчен Россиянең кече шәһәр театрлары фестиваленең “Өмет” махсус призына лаек булды. Исемлек фестивальнең рәсми сайтына урнаштырылган.
Сабир Өметбаев исемендәге Татар дәүләт драма театры Россиянең кече шәһәр театрлары фестивалендә азәрбайҗан классигы Хөсәен Җәвид әсәре буенча куелган “Иблис” трагедиясе белән катнашты. Режиссеры – Сергей Потапов. Режиссер спектакльдә Иблисне икегә бүлгән – Иблис янында аның күләгәсе дә йөри. Иблис ролен театрның яшь актеры Рөстәм Зиннуров башкарды.
- Спектакль “Ел вакыйгасы” номинациясендә, Камал театрының “Әтәч менде читәнгә” спектакле белән бергә, “Тантана” республика театр премиясенә лаек булды. Рөстәм Зиннуров "Иң яхшы ир-ат роле" номинациясендә премия номинанты булса да, премия жюриы игътибарыннан читтәрәк калган иде.
- Кече шәһәр театрлары фестивале Новороссийск шәһәрендә 4 – 11 июнь көннәрендә үтте. Фестивальне оештыручы – Милләтләр дәүләт театры. Фестивальнең сәнгать җитәкчесе – Евгений Миронов. Фестивальдә жюрны Россиянең халык артисты Игорь Скляр җитәкләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк