Минзәлә театры “Сүнгән йолдызлар” спектаклен куярга әзерләнә
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Сабир Өметбаев исемендәге Татар дәүләт драма театры Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” пьесасын сәхнәләштерә башлады. Музыкаль спектакльне калмык режиссеры Баатр Колаев куя. Бу хакта “Татар-информ”...
Сабир Өметбаев исемендәге Татар дәүләт драма театры Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” пьесасын сәхнәләштерә башлады. Музыкаль спектакльне калмык режиссеры Баатр Колаев куя. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә әлеге спектакльне сәхнәгә куючы Баатр Колаев хәбәр итте. Кичә ул Әтнә районында узган театр Сабан туенда катнашты.
Баатр Колаев татар драматургиясе классигы Кәрим Тинчуринның бу әсәрен “Нотр-Дам де Пари” мюзиклы белән чагыштырды. Режиссер әсәрне сәхнәгә кую өчен шактый кыскарткан, төп басымны ул Надир мәхдүм образына юнәлтә.
“Сүнгән йолдызлар” пьесасының төп геройлары – Сәрвәр белән Исмәгыйль. Сәрвәр сөйгәнен сугыштан алып калу өчен аның колагына агу сала, әмма егет чукракланып кына калмый, ә үлә. Сәрвәр дә саташа. Пьесада Сәрвәрне яраткан Надир мәхдүм образына да зур урын бирелә. Спектакль Камал һәм Тинчурин театрларында зур уңыш белән барды.
Надир мәхдүм роле - театрның яшь артисты, Кече шәһәр театрлары фестивале лауреаты Рөстәм Зиннуровка тәкъдим ителгән булган. Актер азәрбайҗан классигы Хөсәен Җәвиднең “Иблис” трагедиясендәге Иблис роле белән киң танылды. Спектакльне Минзәлә театры сәхнәсендә Саха режиссеры Сергей Потапов куйган иде.
Рөстәм Зиннуров куелачак спектакльне һәм Надир мәхдүм роле турында фикерләрен белдермәде. Бары тик “Миңа Иблис роленнән соң бераз авыррак”, дип кенә әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк