"Мирас" фестивале концертларына татар зыялылары йөрми
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 21 февраль, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Казанда "Мирас" фестиваленең икенче концерты төгәлләнде. Нәҗип Җиһанов исемендәге III "Мирас" татар музыкасы фестиваленең икенче концерты да, б...
(Казан, 21 февраль, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Казанда "Мирас" фестиваленең икенче концерты төгәлләнде. Нәҗип Җиһанов исемендәге III "Мирас" татар музыкасы фестиваленең икенче концерты да, беренчесе кебек үк, татар иҗат әһелләреннән башка узды.
Концертны Татарстан Композиторлары берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин һәм композитор, "Кыйссаи Йосыф" балеты авторы Леонид Любовский тамаша кылды. Тамашачылар арасында башка композиторлар, татар язучылары һәм артистлары күренмәде. Татар журналистлары да икәү генә иде. Мәдәният министрлыгы җитәкчеләре дә килмәде. Салих Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залының vip урыннары да беренче һәм икенче концертларда тулып тормады.
Ике концертка да килгән "Татаркино" оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова да татар зыялыларының милли концертларга йөрмәүләренә гаҗәпләнү белдерде.
Искәртеп үтәбез, бүген Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Нәҗип Җиһанов исемендәге III "Мирас" татар музыкасы фестиваленең икенче концерты үтте. "Мирас" фестиваленең беренче концерты бөек дирижер Фуат Мансуровның 90 еллыгына багышланса, икенчесе композитор Яруллиннар нәселенә багышланган иде.
Бүгенге программа "Яруллиннар - моңлы нәсел" дип аталды. Татарстан Республикасының Дәүләт симфоник оркестры Рөстәм Абязов дирижерлыгында чыгыш ясады.
Концертның беренче бүлегендә Заһидулла Яруллинның моннан 105 ел элек язылган "Тукай маршы", Фасил Әхмәтовның "Фәрит Яруллин истәлегенә багышланган симфоник поэмасы", Мирсәет Яруллинның "Скрипка белән оркестр өчен концерты" яңгырады. Икенче бүлектә тамашачы Рөстәм Абязов эшкәртүендә Фәрит Яруллинның "Шүрәле" балетыннан зур сюита тыңлады.
"Мирас" фестивале Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский инициативасы белән тормышка ашырыла. Фестивальне арт-директоры - музыка белгече, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Вадим Дулат-Алеев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
8 июня 2025 - 13:15
«Кеше китә - җыры кала»
-
7 июня 2025 - 12:00
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
6 июня 2025 - 10:05
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
4 июня 2025 - 10:55
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
2 июня 2025 - 10:04
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
1 июня 2025 - 10:34
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
30 мая 2025 - 10:16
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
29 мая 2025 - 21:02
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
Комментарий юк