“Мирас” татар музыкасы фестивале архивларда онытылган ноталарны дөньяга чыгара
(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Музыка белгече, сәнгать фәннәре докторы, профессор Вадим Дулат-Алеев Нәҗип Җиһанов исемендәге “Мирас” III татар музыкасы фестиваленең “кухнясын...
(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Музыка белгече, сәнгать фәннәре докторы, профессор Вадим Дулат-Алеев Нәҗип Җиһанов исемендәге “Мирас” III татар музыкасы фестиваленең “кухнясын” ачты. Фестивальнең арт-директоры концерт алдыннан журналистларга фестивальнең әзерләнү чоры турында сөйләде.
“Сәхнәдә яңгыраган музыка – ул эшнең нәтиҗәсе. Ә бит мирасны күтәрүнең “кара эше” дә бар, - диде Вадим Дулат-Алеев. - Без эшебезне ноталарны эзләүдән башлыйбыз. Аларның нинди хәлдә саклануын әйтеп тормыйм – төрлечә була. Аннары ул партитураларны бастырырга һәм партияләргә бүләргә кирәк. Ягъни күзгә күренмәгән зур күләмле эш эшләнә. Шуннан соң гына ул сәхнәгә күтәрелә һәм аны безнең искиткеч оркестр яңгырата. Миңа ул көйләрнең маэстро интерпретациясендә ничек яңгыравы кызыклы”.
Кичә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Нәҗип Җиһанов исемендәге “Мирас” III татар музыкасы фестивале ачылды. Фестивальне Татарстан Республикасының Симфоник Дәүләт оркестры уздыра.
Быел фестивальнең беренче концерты күренекле дирижер Фуат Мансуровның тууына 90 еллыгына багышланды. Концертның дирижеры - Татарстан Республикасының Симфоник Дәүләт оркестрының баш дирижеры Александр Сладковский. Концертта Нәҗип Җиһанов, Әнвәр Бакиров, Рәшит Гобәйдуллин, Заһид Хәбибуллин, Шамил Шәрифуллин, Резидә Әхиярова әсәрләре яңгырады.
Фестивальнең арт-директоры Вадим Дулат-Алеев программага кертелгән әсәрләрнең кайберләре 50-60 ел яңгырамаган булуын искәртте.
“Бүгенге концерт искиткеч әйбәт үтте. Сладковский татар музыкасының ноталарга яшерелгән гүзәллеген ача алды”, - дип бәяләде Вадим Дулат-Алеев “Татар-информ” хәбәрчесенә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк