«Мирас» Татар музыкасы фестивалендә Рәшит Кәлимуллинның юбилей концерты узачак
(Казан, 30 гыйнвар, "Татар-информ"). 24 февраль көнне С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Нәҗип Җиһанов исемендәге III «Мирас» Татар музыкасы фестивале кысаларында Рәшит Кәлимуллинның...
(Казан, 30 гыйнвар, "Татар-информ"). 24 февраль көнне С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Нәҗип Җиһанов исемендәге III «Мирас» Татар музыкасы фестивале кысаларында Рәшит Кәлимуллинның юбилей концерты узачак. Бу турыда Татарстан Республикасы Мәдәния министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Россия һәм Татарстанның халык артисты, Россия Композиторлар берлеге рәисе, Татарстан Композиторлар берлеге рәисе 2017 елның 6 маенда үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Программага “Симфоник фрескалар”, Оркестр белән фортепиано өчен концерт, Оркестр белән скрипка өчен концерт, оркестр өчен “Урман әкиятләре”, “Симфоник биюләр”, “Татарча сюита” кергән, диелә әлеге хәбәрдә.
Концерт программасын Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры башкарачак. Дирижер – Василий Валитов (Мәскәү). Инструменталь концертларда солистлар булып Мәскәүнең танылган музыкантлары, халыкара конкурслар лауреатлары Федор Әмиров (фортепиано), Гайк Казязан (скрипка) чыгыш ясаячак.
Фото: архив/Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк