Мисыр кинофестивалендә татар җырлары яңгыраячак
Гарәп һәм Европа киносының III Халыкара фестивале ачылу һәм ябылу тантаналарында татар халык җырлары Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле чыгыш ясаячак. 3-9 март көннәрендә Мисырның Шарм-эль-Шейх шәһәре...
Гарәп һәм Европа киносының III Халыкара фестивале ачылу һәм ябылу тантаналарында татар халык җырлары Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле чыгыш ясаячак.
3-9 март көннәрендә Мисырның Шарм-эль-Шейх шәһәрендә гарәп һәм Европа киносының III Халыкара фестивале узачак. Бу хакта Татар дәүләт филармониясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ачылу һәм ябылу тантаналарында татар халык җырлары Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле чыгыш ясаячак.
Татарстан музыкантлары фестивальгә кинематографист якташларга ярдәм итү максатыннан катнаша.
Конкурс программасында республикадан ике картина катнаша. Бу - Илдар Ягъфәровның «Байгал» фильмы һәм Салават Юзеевның «Кое что из ее дневника» кыска метражлы кинолентасы.
Моннан тыш, аерым секциядә Казан мөселман киносы фестивале тәкъдим ителәчәк. Шунда ук Татарстан киносы турында дискуссияләр булачак.
Фото: tatar-congress.org
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/03/181928/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк