Мөнир Рахмаев: «Хатынымны ашарга пешерә белми, диләр»
Татар эстрадасының популяр җырчысы Мөнир Рахмаев белән шактый вакыт аралашкан юк. Җырчы белән элемтәгә кереп, хәл-әхвәлләре һәм яңалыклары турында сораштык.
Татар эстрадасының популяр җырчысы Мөнир Рахмаев белән шактый вакыт аралашкан юк. Җырчы белән элемтәгә кереп, хәл-әхвәлләре һәм яңалыклары турында сораштык.
– Мөнир, сәлам! Ничек хәлләрең?
– Аллаһка шөкер, үсәбез.
– Кызыңа күпме булды инде? Нинди һөнәрләре бар?
– Асмирага 1 яшь тә 3 ай. Әкренләп сөйләшә башлады. “Әти”, “әни” дип әйтә. Биергә, җырларга, фотога төшәргә ярата. Эссе көннәрдә Казан бистәсендәге йортыбызда яшәдек. Кояшта кызындык. Кызыбызны бассейнда йөзәргә өйрәттек.
– Фатирыгыз да бармы?
– Әйе. Эссе булса, өйгә барабыз. Казанда эшләр булса, фатирга кайтабыз. Күршедә генә Гүзәл Уразова һәм башка танылган артистларның өйләре. Йортыбыз бик уңайлы урында – “Казан” гаилә үзәге каршында урнашкан.
– Инстаграмда хатының Илсөяр турында нәрсә генә язмыйлар...
– Матур сүзләр һәм шул ук вакытта начар сүзләр язучылар да бар. Көнләшүчеләр күп. Ләкин без аларга игътибар итмибез. Алар безнең гаилә тормышына берничек тә тәэсир итми. Аллаһка шөкер, бер-беребезне яратабыз. Әлхәмдүлилләһ, кызыбыз үсә. Әле киләчәктә тагын балаларыбыз булачак, Аллаһы боерса.
– Илсөярне «булдыксыз», диләр. Ашарга пешерә беләме?
– Әлбәттә! Илсөяр – блогер. Аш-су буенча төрле рецептлар белән уртаклаша. Күпләр аны ашарга пешерә белми дип уйлый. Әмма ул – менә дигән хуҗабикә. Өйдә һәрвакыт тәмле ризык пешкән була, безне гел тәм-томнар белән сыйлый. Тортлар да пешерә. Ләкин шул ук вакытта фигураны да саклый. Минекен дә, үзенекен дә. Гомумән, Илсөяр пөхтәлекне ярата, шуңа күрә өебездә һәрвакыт чиста. Фигурасы шәп булгач, фотомодель эшенә, кием рекламаларга бик күп чакыру килә.
– Иҗатта нинди яңалыкларың?
– Тиздән яңа җырлар чыгачак. Яңа клиплар да көтелә. Барысы да процесста. Иҗат гөрли, Аллаһка шөкер!
– Мөнир, син эстрадага эшләпәле җырчы булып килеп кердең. Ничә эшләпәң бар?
– Коллекциямдә 169 эшләпәм бар. Күбесен бүләк иттеләр. Барысын да аерым шкафта саклыйм.
Чыганак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк