Логотип
Хәбәрләр

Мубай аншлаг җыя

Традиция – һәр елны 5 гыйнвар көнне Мубай концертына барабыз. Мубай үзе (җырчы Илдар Мөбәрәкшин) аны очраклы туры килү дип атады, ә продюсеры Дмитрий Ильин бу очраклылыкның традиция булып китүенә бер...

Традиция – һәр елны 5 гыйнвар көнне Мубай концертына барабыз. Мубай үзе (җырчы Илдар Мөбәрәкшин) аны очраклы туры килү дип атады, ә продюсеры Дмитрий Ильин бу очраклылыкның традиция булып китүенә бер дә каршы түгел. Быел Мубай концертын «Мир» кинотеатрында моңарчы күрелмәгәнчә зур аншлаг белән бирде.
Мубай тәхәллүсе белән чыгыш ясаучы Илдар Мөбәрәкшин тумышы белән Аксубай районыннан. 1972 елгы. КАИ тәмамлаган, радиоинженер. Эш урыннары арасында кабельле телевидение, Әтнә һәм Камал театрлары бар. «Мубай» музыкаль төркеме оештырып халыкара фестивальләрдә катнашты, Казанда оештырылган «Сотворение мира» халыкара рок-фестивалендә катнашып киң аудиториягә танылды. Концертларын бир сирәк бирә, җырлау аның өчен күңел эше. Аудио/видео/кино/фототасмаларны цифрлау, рестраврацияләү һәм архивлаштыру буенча шәхси эш ачкан, Казанда бу өлкәдә иң квалификацияле белгеч санала. Зуля Камалова һәм Флера Сөләйманова иҗатына гашыйк булуы билгеле.
Былтыр бер Мубайның гыйнвар концертын шәһәр үзәгендәге джаз-кафеларның берсендә караган идек...

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк