Логотип
Хәбәрләр

Муса Җәлил музей-фатирында әдәби музыкаль салон үтәчәк

19 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә Муса Җәлил музей-фатиры әдәби музыкаль салонында, «Кызыл ромашка» клубының «Мин яратам сезне, чордашларым!...» дип исемләнгән чираттагы утырышын үткәрә. Ул Г.Тукай М.Җәлил, А.Алиш премияләре лауреаты, Г.Х.Андерсен исемендәге Почетлы Диплом иясе, журналист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинга багышлана.

Утырыш Әниләр көне уңаеннан үткәрелә. Роберт Миңнуллин бер әңгәмәсендә болай дигән: «Минем иҗатымда әнкәй образы бик зур урын алды. Әнкәй турында җырларым, шигырьләрем бик күп. «Әнкәй» дигәндә, дөньялар яктырып, җылынып китә, күңелләр нечкәрә, күзгә яшьләр килә. Иң кыен чакларда без әнкәйләрне искә алабыз, аларга кайтып егылабыз. Чөнки Җирдәге иң бөек кеше – Ана!» 

Чарада язучы Галимҗан Гыйльманов, Роберт Миңнуллинның якыннары, Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры артистлары, «Сабантуй» журналы хезмәткәрләре, җырчы Рөстәм Егоров һәм башкалар катнашыр дип көтелә. Кичәдә Роберт Миңнуллинның шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар һәм шагыйрьгә багышланган «Гомер моңы» спектакленнән өзекләр күрсәтеләчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021