Муса Җәлил театры балет артисты дәүләт бүләгенә лаек булды
(Казан, 14 май, "Татар-информ"). Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры артисты, күпсанлы халыкара фестиваль һәм конкурслар лауреаты Савдено...
(Казан, 14 май, "Татар-информ"). Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры артисты, күпсанлы халыкара фестиваль һәм конкурслар лауреаты Савденов Руслан Мөхтәр улына дәүләт бүләген тапшырды, диелә Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.
Татарстан Президенты Указы нигезендә, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының балет артисты (солист) Савденов Руслан Мөхтәр улына “Татарстан Республикасының атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелде, диелә хәбәрдә. Әлеге югары бүләк балет биючесенә нәтиҗәле хезмәте һәм балет сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен бирелгән.
Савденов Руслан Мөхтәр улы 1983 елның 5 июлендә Алма-Ата шәһәрендә туа. А.В. Селезнёв исемендәге Алма-Ата хореография училищесын тәмамлый. 2002-2012 елларда – Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты, 2012-2017елларда – П.Чайковский исемендәге Пермь опера һәм балет театры солисты, 2017 елдан – Франц○иянең Тулуз шәһәрендәге Theatre du Capitol балеты солисты.
Казанда бүгенге көннәрдә бара торган Нуриев исемендәге классик балет фестивалендә Шүрәле ролен башкару өчен Руслан Савденов Франциядән килде. Ул Җәлил театры сәхнәсендә Шүрәле ролен соңгы тапкыр 2011 елда башкарган булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк