Музейчылар Татарстан тарихына багышланган даими экспозиция әзерләү тәкъдиме белән чыкты
(Казан, 12 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова Татарстан тарихына багышланган даими экспозиция әзерләү тәкъдиме белән чыкты. Ул бу тур...
(Казан, 12 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова Татарстан тарихына багышланган даими экспозиция әзерләү тәкъдиме белән чыкты. Ул бу турыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республиканың иҗади интеллигенциясе белән очрашу кысаларында әйтте. “ТАССРның 100 еллыгына даими экспозиция ясау проектыбызга ярдәм итегез, зинһар. Без әлегә вакытлы экспозиция белән эшлибез. Елга унбишәр миллион сум акча бирелсә, без өч елда бик яхшы экспозиция ясый алыр идек. Дизайн-проектыбыз да бар. Без зур тарихчы галимнәр белән хезмәттәшлек итәбез. Бу ТАССРның 100 еллыгына караган иң үзәк вакыйга була алыр иде”, - диде Гөлчәчәк Нәҗипова.
Гөлчәчәк Нәҗипова Татарстанда музей эшенең активлашуын билгеләп үтте һәм Милли музей үткәргән акцияләр, яңа проектлар белән таныштырды. “Хәзер “Файдалы музей” дигән термин барлыкка килде. Без файдалы музей булырга тырышабыз. Шул исәптән, иктисади яктан да файдалы булырга. Музейлар, төп эшчәнлегеннән тыш та, күпме файда китерә. Туристлар өчен без төп контент булып торабыз”, - диде Милли музейның генераль директоры.
Очрашу Татарстан Президентының Горький һәм Шаляпин музейларының яңартылган экспозициясе белән танышукысаларында үтте. Ул музейның китапханә бүлмәсендә барды.
Чарада Казан дәүләт консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин, “Татаркино” оешмасы генераль директоры Миләүшә Айтуганова, Актерлар йорты директоры Эльмира Фәтхуллина, Татарстан Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова, республиканың иҗат берлекләре рәисләре катнашты.
Очрашуны Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин алып барды. Министр “мәдәният һәм сәнгатькә булган игътибары, системалы ярдәме өчен” Президентка рәхмәтләрен җиткерде һәм республиканың мәдәни мирасны саклау өлкәсендәге казанышларын санап үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
Комментарий юк