“Музейда футбол төне” чарасы үткәрелә
25 июньдә “Музейда футбол төне” чарасы үткәрелә. Бу хакта бүген Казанның IT-паркында футбол буенча дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова...
25 июньдә “Музейда футбол төне” чарасы үткәрелә. Бу хакта бүген Казанның IT-паркында футбол буенча дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова хәбәр итте.
РФ Мәдәният министрлыгы таләбе белән, бу чара Казан Кремлендә, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, ТР Милли музеенда уздырылачак. Бу төнне спорт тематикасы белән бәйле экспонатлар күрсәтү, футбол сөючеләр өчен интерактив мәйданчыклар оештыру күздә тотыла. Акция кысаларында, театральләштерелгән экскурсияләр, иҗади остаханәләр, квест, концертлар, милил ярышлар үткәреләчәк.
- Татарстан милли музеенда “Татарстан – спорт республикасы” күргәзмәсе белән танышырга мөмкин. Анда республикада спорт үсеше тарихы, Татарстанның спорт командалары җиңүләре һәм бүләкләре тәкъдим ителәчәк. Күргәзмә 13 июньнән 8 июльгә кадәр эшләячәк.
ТР халыкларының Дуслык йортында “Күп милләтле футбол” фотоэшләр һәм декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе эшләячәк. Биредә футбол тематикасына декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре ясала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк