«Музыка - ул хәрәм!». Азат Абитовны җыр башкаруда гаеплиләр?
Берничә көн элек популяр җырчы Азат Абитов инстаграмында укучылары арасында сораштыру уздырган иде. «Музыка – ул хәрәм?!» дигән язма җибәрәләр Азатка, һәм бу хакта ул тамашачы фикерен белергә булган....
Берничә көн элек популяр җырчы Азат Абитов инстаграмында укучылары арасында сораштыру уздырган иде. «Музыка – ул хәрәм?!» дигән язма җибәрәләр Азатка, һәм бу хакта ул тамашачы фикерен белергә булган.
«Күптән кызыксынам шушы сорау белән: төрле кешеләр төрле фикер йөртәләр. Минемчә, җыр – ул саваплы эш! Җыр кешене терелтә, яшәргә көч бирә, шатлыкны уртаклаша һәм кайгылы вакытларда терәк була!» – дип фикерли Азат.
Әлеге сораштыру чыннан да шау-шу күтәрә. Күбесе Азат яклы, аның сүзе хак булганын белдерделәр. Әмма: «Ислам динен кабул итүчеләр өчен музыка хәрәм. Чөнки мөселман кешесе тынычлыгын Коръәннән алырга тиеш. Монда җырның сүзендә эш тормый, музыкаль инструментларга кушылып жырлаулары. Моңа күп дәлилләр бар» – дип язучы кеше дә бар.
Ә Сезнең өчен җырлау – хәрәмме?
Автор: Г. Вәлиева
Фото: Инстаграм @azat_abitov
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк