Логотип
Хәбәрләр

Н.Ельцина: “Ельцин Кубогы” турниры спорт баскычыннан менү өчен старт мәйдынчыгы булып тора”

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче февраль, Екатерина Виславская). Бүген Казанда “Ельцин Кубогы” ITF Junior яшүсмерләр теннис турниры тәмамланды. Ялгыз разрядта җиңүчеләргә бүләкләрне “Б.Н.Ельцин президе...

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче февраль, Екатерина Виславская). Бүген Казанда “Ельцин Кубогы” ITF Junior яшүсмерләр теннис турниры тәмамланды. Ялгыз разрядта җиңүчеләргә бүләкләрне “Б.Н.Ельцин президент фонды” химая советы әгъзасы һәм ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов тапшырды.

Россиядә иң зурларыннан саналган теннис ярышлары Казан теннис академиясендә 18 февральдән 25 февральгә кадәр үтте. Быел төп ялгыз турнирда 48 егет һәм кыз катнашты, парлы разрядта – 24-әр ир-атлар һәм хатын-кызлар пары. Сайлап алу ялгыз разрядында 32-шәр егет һәм кыз катнашты. Парлы разрядта финалга чыгучылар 24 февральдә билгеләнде: Виктория Канапатская (Белоруссия), Оксана Селехметьева (Россия), шулай ук Егор Носкин һәм Николай Вылегжанин (Россия). Җиңүчеләр исеме турнирның соңгы көнендә билгеле булды.

Финалда барган көрәшне турнирның хөрмәтле кунаклары күзәтте. Алар арасында Н.Ельцина, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм теннис буенча Россия җыелма командасы тренеры Анастасия Мыскина бар иде. Ялгыз разрядта Ленка Стара (Словения) һәм Джейкоб Ферли (Бөек Британия) җиңде.

“Теннисчылар өчен әлеге турнир спорт баскычыннан менү өчен старт мәйдынчыгы булып тора. Җиңүчеләрне котлыйм, ләкин турнирда барлык катнашучыларны да мактыйсы килә. Күбрәк шөгыльләнергә, камилләшергә генә кирәк, җиңү сезгә дә киләчәк”, - диде Россиянең беренче Президенты Борис Ельцинның тол хатыны. Ул Татарстан һәм Казан җитәкчелегенә кунакчыллык һәм турнирны югары дәрәҗәдә оештыру өчен рәхмәтен белдерде.

В.Леонов Наина Ельцинага ел саен турнирга килүе өчен рәхмәтен белдерде: “Безнең өчен бу бик зур мәртәбә. Казан, Татарстан турында әйткән сүзләрегез безнең өчен югары билге булып тора”.

Фонд, Россия һәм Татарстан теннис федерацияләре бүләкләре җиңүчеләргә генә түгел, финалга чыгучыларга – Камилла Рәхимовага (Россия) һәм Валентин Ройерга (Франция) тапшырылды. Моннан кала, кунаклар Үзәк федераль округ чемпионатында җиңү яулаган Никита Валенцевка Россия спорт мастеры таныклыгы тапшырдылар, ә ТР Теннис федерациясе турнирның төп хакимен Евгений Кондратьевны билгеләп үтте. “Мин катнашкан турнирларның иң яхшысы – Казанда”, - диде Д.Ферли тантана азагында.

Чарада шулай ук “Б.Н.Ельцин Президент фонды” химая советы әгъзасы Татьяна Юмашева, Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе ректоры Юсуп Якубов, Казан теннис академиясе директоры Виталий Афанасьев һәм башкалар катнашты.

Белешмә

“Ельцин кубогы” Халыкара ITF турниры Казанда сигезенче тапкыр үтә. Анда төрле илләрдән 19 яшькә кадәрге 100-дән артык спортчы катнаша.

www.kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк