Нәфкать Нигъмәтуллин: «Чәй эчеп утырганда: «Мин үләм» , - дигән»
- Сезнең репертуарыгызда моңсу “Туган нигез” дигән җыр бар. Нишләп аны башкарырга булдыгыз? - Минем язмышым һәм әлеге җыр үзара бәйле. Гомумән, һәр җырның сүзләре минем өчен мөһим. “Туган нигез” җыры...
- Сезнең репертуарыгызда моңсу “Туган нигез” дигән җыр бар. Нишләп аны башкарырга булдыгыз?
- Минем язмышым һәм әлеге җыр үзара бәйле. Гомумән, һәр җырның сүзләре минем өчен мөһим. “Туган нигез” җырының “әти-әни булмаса да, тарта нигез” сүзләре генә ни тора. Бу җырны яздырганда, әти исән иде. Әти исән булганда, аны җырлап, ялгышканмындыр. 2012 дә үлде әти. Менә шушы кайгыдан соң гына җырлыйсы булган аны.
- Әтиегез нәрсәдән үлде?
- Картлык үзенекен итте, акыллым. 88 яшенә кадәр яшәде. Без шул көнне әти белән сөйләштек тә, ул дүрт сәгатьтән соң китеп барды. Чәй эчеп утырганда: “Мин үләм”, - дигән дә, караватка яткан да, үлгән. Әле мин ул көнне концерт куя идем. Әлеге яңалыкны абый шалтыратып әйтте. Әти: “Мин үлгәндә, ерак булмасаң ярый иде”, - дип әйткән сүзе бар иде. Мең шөкер, өйдән 300 км гына идем.
- Концертны ахырына кадәр эшләп чыктыгызмы?
- Юк, бер алты җыр төшеп калды. Тиз арада кайтып китәргә кирәк булды.
- Татарстанның халык артистын 2012дә алдыгыз. Ул шатланырга өлгердеме?
- Юк, әти майда китте, ә исемне мин ноябрьдә генә алдым. Күктән карап сөенгәндер дип ышанам.
Тулырак интертатта
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92 нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
Комментарий юк