Нәни Казан кызлары Мәскәүдә элегантлык һәм талантлар фестивалендә җиңде
(Казан, 17 гыйнвар, “Татар-информ”). София Шиһбетдинова, Амели Бокарева, Азалия Шиһапова Мәскәүдә балалар өчен оештырылган Prince & Princess Universe-2018 VIII Халыкара элегантлык һәм талантлар фестив...
(Казан, 17 гыйнвар, “Татар-информ”). София Шиһбетдинова, Амели Бокарева, Азалия Шиһапова Мәскәүдә балалар өчен оештырылган Prince & Princess Universe-2018 VIII Халыкара элегантлык һәм талантлар фестивалендә Татарстан данын яклады. Бу турыда “Татар-информ” агентлыгы хәбәр итә.
Бәйгедә төрле илләрдән килгән 4 тән 16 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар катнашты. Финалга чыккан балалар биш көн дәвамында сәхнәдә осталыкларын күрсәтте. Бу - визитка, милли киемдә, бал өчен костюмда сәхнәгә чыгу, мода күрсәтү, иҗади номер башкару.
Чыгышларны яшьләр буенча аерып, хореография, вокал, модель номинацияләрендә бәяләделәр.
Казаннан килгән катнашучылар үзләрен бик яхшы күрсәтеп, төрле титуллар яулады.
9 яшьлек София Шиһабетдинова Little Princess of the Planet-2018 титулын алды.
11 яшьлек Азалия Шиһапова Best Talent һәм Mini Princess of the Universe-2018 титулларына лаек булды.
8 яшьлек Амели Бокарева Little Princess of the World-2018 булды һәм театр сәнгатендә Гран-при алды. Амелины Бөтенроссия “Мини-мисс һәм Мини-мистер России 2018” бәйгесенә чакырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк