Логотип
Хәбәрләр

“Нәүрүз” театр форумы быел спектакльне сатарга өйрәтә

(Казан, 13 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел “Нәүрүз” V Халыкара театраль-белем бирү форумында актерлык осталыгы, режиссура, сценография һәм башка традицион театр лабораторияләреннән тыш...

(Казан, 13 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел “Нәүрүз” V Халыкара театраль-белем бирү форумында актерлык осталыгы, режиссура, сценография һәм башка традицион театр лабораторияләреннән тыш, театр маркетингы һәм PR-технологияләр, театр эшчәнлегенең норматив-хокукый базасы, авторлык хокуклары кебек темалар да киң яктыртылачак. Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә оештыручылар - Форумның директоры Илфир Якупов, сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев һәм программа директоры Нияз Игъламов төрки театр дөньясындагы әһәмиятле чара турында сөйләделәр.

“Нәүрүз” V Халыкара театраль-белем бирү форумы быел Казанда 28 майдан 3 июньгә кадәр үткәрелә. Быел аның кечкенә генә юбилее – бишенче тапкыр үтә. Ул ике елга бер мәртәбә уздырыла. Димәк, без инде ун ел театр белеме бирү белән шөгыльләнәбез. Атна дәвамында алты секция эшләячәк. 18 педагог дәресләр бирәчәк, - дип таныштырып үтте Илфир Якупов. – Гаризалар 15 апрельгә кадәр кабул ителә. Камал театры сайты аша да гаризалар бирергә була. Без 250-300 кеше катнашыр дип уйлыйбыз”.

Педагоглар арасында Игорь Яцко, Юрий Альшиц, театр тәнкыйтьчесе Александр Вислов һәм башкалар бар.

Форумның хедлайнеры Колумбия театры чыгарган “Чернобыль идиоты” спектакле. Спектакль Достоевскийның “Идиоты” һәм Светлана Алексиевичның “Чернобыльская молитва” әсәрләре нигезендә фәлсәфи уйлануларны тәшкил итә. Режиссеры – Алехандро Гонсалес Пуче. Ул Мәскәүдә ГИТИС тәмамлаган, Камал театры белән күптән хезмәттәшлек итә.

Спектакль испан телендә бара һәм синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителәчәк. Билетлар бүген сатуга чыккан. Алар 250 сумнан башлана. Спектакль 30-31 май көннәрендә Камал театры сәхнәсендә күрсәтеләчәк.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк