“Нәүрүз” V халыкара форумына гаризалар кабул итү бара
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
2018 елның 28 май – 3 июнь көннәрендә Казанда “Нәүрүз” V Халыкара театраль-белем бирү форумы уза. Форумда катнашу өчен гаризаны театраль коллективлар һәм, шулай ук, театрль һөнәр ияләре: актерлар, реж...
2018 елның 28 май – 3 июнь көннәрендә Казанда “Нәүрүз” V Халыкара театраль-белем бирү форумы уза. Форумда катнашу өчен гаризаны театраль коллективлар һәм, шулай ук, театрль һөнәр ияләре: актерлар, режиссерлар, сценографлар, хореографлар, менеджерлар, әдәби бүлек мөдирләре, журналистлар, театр тәнкыйтьчеләре һ.б. бирә ала. Гаризалар 2018 елның 15 апреленә кадәр Камал театры сайтының “Проектлар – Нәүрүз – Форум 2018” бүлегендә кабул ителә.
““Нәүрүз” форумы – “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале химаясе астында үтүче белем бирүгә нигезләнгән проект. Быелгы форум театраль текстка багышлана – “Спектакль - текст буларак. Музыка - спектакльнең тексты буларак. Рәссам тексты – спектакльнең образы”. Форум кысаларында Россия һәм чит илләрдән килгән әйдәп баручы белгечләр театр сәнгатенең актуаль сораулары буенча тренинглар, мастер-класслар, семинарлар үткәрәчәк. Форум программасына алты иҗат лабораториясе кертелгән:
1) Актерлык осталыгы һәм төрки халыкларның традицион театр формалары. Семинарларда катнашу өчен актерлар һәм режиссерлар чакырыла;
2) Режиссура, сценография һәм композиторлык сәнгате теориясе һәм практикасы. Режисселар, сценографлар һәм композиторлар өчен семинарлар;
3) Театр сәнгате өлкәсендә менеджмент һәм PR-технологияләр. Театраль маркетинг һәм менеджментның актуаль проблемалары буенча семинарлар һәм мастер-класслар;
4) Театр турында законнар. Театр эшчәнлегенең норматив-хокукый базасы, авторлык хокуклары,чиктәш хокуклар;
5) Курчак театрында актер һәм режиссер сәнгате. Курчак театры актерлары һәм режиссерлары өчен семинарлар;
6) Театр тәнкыйте һәм театрда әдәби бүлек эшчәнлеге. Журналистлар, театрларның әдәби бүлек хезмәткәрләре өчен театр тәнкыйте буенча семинарлар.
Гаризалар бирү буенча тулырак мәгълумат алу өчен: 8(843)293-24-25, 8(927)422-20-38, nauruz@kamalteatr.ru (Искәндәр Вәлиев), 8(962)563-99-32 (Нияз Игъламов).
Форумны гамәлгә куючылар: Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Россия Театр эшлеклеләре берлеге ярдәме белән Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
16 апреля 2025 - 11:30
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
Комментарий юк