Нәргиз Зәкирова: «Мин төрмәдә 5 ел утырып чыктым»
Популяр җырчы Нәргиз Зәкированың коточкыч сүзләре телевидениядә яңгырады. Күптән түгел ул Алла Дәүләтовага ачыктан-ачык интервью бирде. Артистка 5 ел төрмәдә утыруы турында сөйләде. Әлбәттә, мондый с...
Популяр җырчы Нәргиз Зәкированың коточкыч сүзләре телевидениядә яңгырады. Күптән түгел ул Алла Дәүләтовага ачыктан-ачык интервью бирде. Артистка 5 ел төрмәдә утыруы турында сөйләде.
Әлбәттә, мондый сүзләрне ишетү барысына да читен булган. Дәүләтова яңалыкны ишеткәч гаҗәпләнә һәм сүзләргә ачыклык кертергә сорай. Нәргиз аны тизрәк тынычландыра: төрмә дип ул «MALFA»ны атаган икән. Бу Максим Фадеевның продюсерлык үзәге. Җырчы аның белән 5 ел дәвамында хезмәттәшлек иткән.
Искәртеп китик, артистка белән продюсер арасында бәхәсләшү инде күптән бара. Продюсерлык үзәге белән контракт өзелгәннән соң, Нәргизнең барлык иске җырларын башкару тыела. Барлык атаклы хитлар да Максим тарафыннан язылган. Әмма җырчы моңсуланмый, ул яңа репертуар өстендә эшли.
Автор: Г. Вәлиева
Фото: @nargizzakirova_official
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк