Наилә Кумысникова белән Гөлзада Сафиуллина турында документаль фильм төшерелә
Миләүшә Айтуганова командасы төрки хатын-кызлары калейдоскобына документаль фильм әзерли. Татарстанда Наилә Кумысникова белән Гөлзада Сафиуллина турында документаль фильм төшерелә. Бу хактагы мәгълүм...
Миләүшә Айтуганова командасы төрки хатын-кызлары калейдоскобына документаль фильм әзерли. Татарстанда Наилә Кумысникова белән Гөлзада Сафиуллина турында документаль фильм төшерелә. Бу хактагы мәгълүматны фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова раслады.
“Төрки киносы ассоциациясенә катнашучы илләрнең һәрберсе хатын-кызлар турында 10 минутлык фильм әзерлиләр. Әлеге фильмнар бергә җыелып “Хатын-кыз портретлары калейдоскобы” булачак, - дип аңлатты бу ассоциациядә Татарстан вәкиле буларак катнашучы кино продюсеры Миләүшә Айтуганова. - Без күн мозаика ясаучы рәссам Наилә Кумысникова һәм җырчы Гөлзада Сафиуллинаны алдык. Алар рәсем һәм җыр аша татар милли сәнгатенең бөтен байлыгын, матурлыгын күрсәтә алучы шәхесләр”.
Төрки киносы ассоциациясе өчен документаль фильмның 10 минутлык кыска версиясе әзерләнсә, фильмның тулы версиясе 26 минутлык булачак. Ул Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы субсидиясенә төшерелә. Субсидия суммасы – 400 мең сум. Режиссер – Илшат Рәхимбай.
- Наилә Кумысникова 1958 елда Казанда туган. Театр мохитендә тәрбияләнгән. Әтисе – Халит Кумысников – театр тәнкыйтьчесе, сәнгать белгече, татар театрын тирәнтен өйрәнгән белгеч. Әнисе Асия Хәйруллина – Татарстанның атказанган артисты.
- Гөлзада Сафиуллина – Татарстанның халык артисты, Республиканың М. Җәлил исемендәге бүләк иясе, Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, “Сөембикә варислары” төрки-татар балалар фестивален оештыручы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк