Неймар Instagram социаль челтәрендә үз сурәте төшерелгән паблик-артны бәяләде
Казан Бразилия җыелма командасын танылган футболчы сурәте төшерелгән граффити белән каршы ала. Яңа арт-объект “Мираж” кунакханәсе янындагы мәктәп бинасында барлыкка килде. Әлеге кунакханәдә Бразилия к...
Казан Бразилия җыелма командасын танылган футболчы сурәте төшерелгән граффити белән каршы ала. Яңа арт-объект “Мираж” кунакханәсе янындагы мәктәп бинасында барлыкка килде. Әлеге кунакханәдә Бразилия командасы тукталачак. Бүген, 6 июльдә, “Казан Арена” стадионында ДЧ 1/4 финалы кысаларында алар Бельгия командасы белән очрашачак.
Проект өстендә “Супернова” иҗат берләшмәсе вәкилләре эшләде. Яңа арт-объект өстендә кичә эшли башладылар. Футболчы килгәчне, өч рәссам төне буе портретны ясады.
Сурәт кызыклы булсын һәм Месси белән Роналду паблик-артларыннан аерылып торсын өчен аны күләмле ясарга уйлаганнар.
Рәссамнар теләге буенча, Неймар портреты соры-зәңгәр төсләрдә ясалган, фонында сурәтләнгән сары-яшел төсләр (Бразилия флагы төсләре) ачык тап булып тора. Хәзерге вакытта рәссамнар соңгы штрихларын ясый.
Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе җитәкчесе урынбасары, шәһәр дизайны бүлеге җитәкчесе Жанна Белицкая билгеләп үткәнчә, уенчыларны сурәтләп, аларга түгел, шәһәребезгә игътибар юнәлтелә: “Казанда мөмкин кадәр күбрәк кеше булуын телибез. Месси портреты барлыкка килгәнгә биш көн үтте, ә бу хакта никадәр репортаж дөнья буйлап таралды”.
Яңа паблик-артны казанлылар бүген 14.00 сәгатьтә узачак ачык экскурсия барышында күрә алалар. Теләүчеләр рәссамнар белән барлык локацияләрдә була ала: Неймар, Месси һәм Роналдудан башлап Руслан Камболов һәм Игорь Неттога кадәр.
Казан рәссамнары эшен беренчеләрдән булып Неймар үзе бәяләде. Ул сурәтне кунакханә тәрәзәсеннән төшереп, аны Instagram социаль челтәрендә “stories” өлешендә урнаштырды. Аны 98,4 млн кеше күзәтә.
Фото - kzn.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк