Логотип
Хәбәрләр

Әнгам Атнабаевның оныгы Атнабаев исемендәге ярдәм фонды ачарга тели

(Казан, 27 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның оныгы Ләйсән Атнабаева Казанда яшьләргә ярдәм итү йөзеннән махсус фонд ачарга ниятли. Бу хакта у...

(Казан, 27 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның оныгы Ләйсән Атнабаева Казанда яшьләргә ярдәм итү йөзеннән махсус фонд ачарга ниятли. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Казанда Әнгам Атнабаев исемендәге яшьләргә ярдәм фонды ачарга телим. Яшьләргә профессия сайлау да, эшкә урнашу, гомумән сайлау алдында калган егет-кызларга тормыш бик авыр. Моны үземнән чыгып беләм. Шуңа күрә талантлы яшьләргә ярдәм итүдә өлеш кертәсем килә”, – диде Ләйсән Атнабаева “Татар-информ”га.

Фонд билгеле бер профессия өлкәсенә караган яшьләрне генә үстерүне күздә тотмый.

“Мәктәпне тәмамлаганда, һәр укучы “нинди һөнәр сайларга?” дигән сорау алдында кала. Әйтик, аның җырчы буласы килә, тик бу һөнәрнең барлык нечкәлекләрен, авырлыкларын аңлап бетерми. Яки юрист булырга тели бала. Шулай ук бу турыда белгәне аз. Менә шундый яшьләргә шул һөнәр ияләре белән очрашулар уздырасы, кара-каршы сөйләшүләр оештырасы, теге яки бу һөнәрнең “эчке кухнясы” белән таныштыру өчен шул оешмаларга экскурсияләр оештырасы, концерт-театрларга билетлар белән тәэмин итәсе килә”, – диде ул.

Ләйсән Атнабаева юридик факультетның аспирантурасында укый, шулай ук этика кагыйдәләре буенча махсус курслар алып бара. Моннан тыш, Ләйсәннең иҗатка да сәләте бар. Ул рус телендә шигырьләр яза.

Исегезгә төшерик, кичә Филармония концертлар залында Әнгам Атнабаевның 90 яшьлек туган көненә багышланган концерт үтте. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы аны онлайн күрсәтте.

татар-информ

Фото: Султан Исхаков

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк