Әни булырга күптәннән хыялландым
Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина яңа ел алдыннан тамашачыларын куанычлы хәбәр белән сөендерде. 2019 елның язында гаилә корып яши башлаган ике яшь йөрәктән бу яңалыкны күпләр көткәндер.
Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина яңа ел алдыннан тамашачыларын куанычлы хәбәр белән сөендерде. 2019 елның язында гаилә корып яши башлаган ике яшь йөрәктән бу яңалыкны күпләр көткәндер.
Абитовлар гаиләсе тәүге тапкыр әти-әни булырга әзерләнә. Бу хакта Гөлсирин яңа ел алдыннан үзенең Инстаграм сәхифәсендә хәбәр итте. Узган елның көзендә Интертат хәбәрчесенә биргән интервьюсында Гөлсирин үзенең бу адымга инде күптәннән әзер булуы хакында әйткән иде: «Мин ул турыда инде күптәннән уйлыйм. Хәтта 22 яшьләр тирәсендә башымда әни буласы килү теләге, менә кызым туса шундый исем, малай булса, мондый исем кушам дип йөргәнем хәтердә. Бу бик нечкә хыял минем күңелемдә күптәннән яши инде. Кияүгә чыккач, ул тагын да зураеп кына киткәндер. Мин гаиләдә иң өлкәне, миннән кала бер сеңлем һәм ике энебез бар. Сеңлем белән энеләребезне карап үстердек, әнигә булыштык. Бәби астын да алыштырдык, ашаттык та. Шуңа күрә ул яктан да проблема булмас дип уйлыйм», ‒ дип сөйләде Гөлсирин.
Матур гаиләне сөнечле вакыйгалары белән чын күңелдән котлыйбыз. Сау-сәламәт сабый алып кайтырга язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк