«Әни исән калсын өчен без кулдан килгәнчә тырыштык»
Популяр җырчы Азат Фазлыевның әнисе каты авырганын күпләр белгәннәрдер. Балалар әнисенең гомерен озынайтыр, терелтер өчен күп көч куйдылар. Әмма кызганыч, Зөлфирә ханым 2019 елның 15 мартында арабызда...
Популяр җырчы Азат Фазлыевның әнисе каты авырганын күпләр белгәннәрдер. Балалар әнисенең гомерен озынайтыр, терелтер өчен күп көч куйдылар. Әмма кызганыч, Зөлфирә ханым 2019 елның 15 мартында арабыздан китеп барды.
Фазлыевлар гаиләсе берничә ел рәттән яман шеш белән бергә көрәштеләр. Узган елны, көч калмагач, артистлар хезмәттәшләренә һәм тамашачыларына мөрәҗәгать итергә мәҗбүр булалар. Шуннан бирле Азатның әнисенең гомере өчен каты көрәш башланды.
«Әнине Төркиядә дәвалау өчен безгә бизнесменнардан зур суммалар алып торырга туры килде. Алган бурычны өчкә – өч туганга бүлдек. Без үзебезгә тиешен түләдек, Аллага шөкер! Бизнесменнардан алган акчаларны кайтарып бетердек. Банкларга тиешбез әле, әмма анысы ваклап түләнгәч, әкеренләп бетәр, борчылмыйбыз... Әни исән калсын, аякка бассын өчен без кулдан килгәнчә тырыштык. Безнең хәлне аңлап, безгә ышанып, акча биреп торган һәр кешегә зур рәхмәт! Әнине дәвалауга күп кеше үз өлешен кертте! Артистларга рәхмәтлебез. Тамашачылар да үз акчаларын җибәрде», – дип рәхмәтен белдерде Алсу Фазлыева.
Автор: Г. Вәлиева
Фото: Инстаграм
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә XIII Республикакүләм ифтар узды
-
Язгы музей практикасы
-
София Гобәйдулина вафат
-
«Казан Экспо»да үтәчәк ифтарда Милли музей күргәзмәсе оештырыла
-
Әлмәттә «Аркадаш» дип аталган яңа театраль проект ачыла
-
Илнат Фәрхуллин мактаулы исемгә лаек булды!
-
Камал театрында «Башмагым» куелды!
-
Кариев театры актёры «Аккошым» җырын чыгарды!
Комментарий юк