Әниегезгә әйбәтрәк машина алып бирегез!
Юмор һәм пародия остасы Данир Сабировның Инстаграм аккаунтында әнисе һәм хатыны белән Матиз машинасында барганда төшерелгән видео барлыкка килде. Артист әнисе һәм тормыш иптәше белән үзенең туган шәһә...
Юмор һәм пародия остасы Данир Сабировның Инстаграм аккаунтында әнисе һәм хатыны белән Матиз машинасында барганда төшерелгән видео барлыкка килде. Артист әнисе һәм тормыш иптәше белән үзенең туган шәһәре Азнакай урамнары буйлап машина сынарга чыккан. Алып баручы ролендә Миләүшә Сабирова, ул кайнанасыннан әлеге машина турында булган фикерен сорый.
Данир Сабиров та әлеге видео астына «Кемнең Матизда йөргәне бар? Шәп машина! Килешәсезме?» – дип язып куйган.
Комментарийларда да әлеге машина маркасына карата төрле фикерләр очрый, күпләр өчен Матиз беренче машина булган. Араларында хәтта Данирга: «Әниегезгә әйбәтрәк машина алып бирегез!» – диючеләр дә очрый.
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @danir_sabirov87
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк