«Нигез-йорт» исемле татар фильмының проекты Лейпцигта тәкъдим ителгән

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Германиядә яшәүче татар журналисты Нәсүр Юрушбаев язучы һәм шагыйрь Галимҗан Гыйльманов әсәре буенча куелган “Нигез-йорт” фильмы проектын Лейпциг каласында тәкъдим иткән. Очрашу Ариович йортында үткән. “Мине очрашуга татар милли ризыгы булган өчпочмак турында сөйләргә дип чакырганнар иде һәм минем чыгышыма 10 минут вакыт бирелгән иде. Әмма сүз нигез йортыма һәм шул исемдәге фильмга күчте. Сораулар бирелә-бирелә чыгыш 40 минутка җитте. Бик зыялы тамашачы җыелган иде, зал шыгрым тулы. Бик матур кичә булды. Кино әзерләнеп беткәч, аны күрсәтүемне сорадылар», - диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Нәсүр Юрушбаев.

“Татар-информ” Нәсүр Юрушбаевның “Нигез-йорт” дип аталган кыска метражлы фильм төшерүе турында хәбәр иткән иде. Фильм Татарстан Мәдәният министрлыгы субсидиясенә төшерелгән. Субсидиянең күләме – 1000 000 сум.

“Бу минем нәфис фильм буенча дебютым иде. Мин ни гомер Германиядә яшәгәннән соң, туган ягыма кайтып, үземнең нигез йортымны сатып алдым. Шушы темага туры килгән әсәр табып, фильм төшерә башлаган идем”, - диде Нәсүр Юрушбаев. Ул үзенең хәзерге вакытта гаиләсе янында Германиядә булуын әйтте.

Фильмның продюсеры Әлфия Һадиева әйтүенчә, фильм әле тулысынча әзер түгел – аерым алганда, төс коррекциясе ясыйсы һәм прокат таныклыгы аласы калган. Март аенда ул тулысынча әзер булачак. 

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
597
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хаҗга юллама бүләк ителә!
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
22 март 2023 - 15:43
185
0
0
Җәббаров премияле булды!
17 март 2023 - 09:26
578
0
0
Хаҗга юллама бүләк ителә!
16 март 2023 - 13:36
598
0
0
"Апуш"ка кастинг!
14 март 2023 - 13:42
571
0
0
Кем бу?
9 март 2023 - 11:49
1067
0
0
"Апуш"та туган көн!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы