Нинди аш иң файдалысы?
Иң файдалы аш - яшелчә шулпасы. Ул туклыклы матдәләрнең иң оптималь чыганагы. Ә солянканы табиблар ашарга киңәш итми. Анда тоз һәм майлар күп дип белдергән РИА Новости сораштырган экспертлар. “Барлык...
Иң файдалы аш - яшелчә шулпасы. Ул туклыклы матдәләрнең иң оптималь чыганагы. Ә солянканы табиблар ашарга киңәш итми. Анда тоз һәм майлар күп дип белдергән РИА Новости сораштырган экспертлар.
“Барлык клиникаларда да туклану нигезе – ул яшелчә ашлары. Бу туклыклы матдәләрнең иң оптималь чыганагы”, - дип сөйләде Туклану һәм биотехнология федераль тикшеренү үзәгенең дәвалау туклануы клиникасының диетологы, медицина фәннәре докторы Елена Ливанцова.
Ит шулпасында пешерелгән ашларда калория күбрәк, майлы ит кулланылса бигрәк тә. Холестерины югары булган кешеләргә алардан баш тарту яхшырак диде табиб.
Диетолог әйтүенчә, ит пешкән вакытта шулпага зарарлы матдәләр дә бүленеп чыгарга мөмкин. Чөнки терлекне антибиотиклар яки гормоннар белән тукландырган булулары ихтимал. Шуңа күрә беренче һәм икенче тапкыр кайнатылган шулпаны түгәргә кирәк дип киңәш итә Ливанцова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк