Логотип
Хәбәрләр

Новосибирск халкы татарча өйрәнүдән баш тартмый - сораштыру нәтиҗәсе

Туган тел көнендә "Алма" татар яшьләре оешмасы вәкилләре "Мин татарча сөйләшәм" акциясе уздырган. Казан, 27 апрель, "Татар-информ"). Новосибирск халкы татар телендә еш кулланыла торган сүзтезмәләрне...

Туган тел көнендә "Алма" татар яшьләре оешмасы вәкилләре "Мин татарча сөйләшәм" акциясе уздырган.

Казан, 27 апрель, "Татар-информ"). Новосибирск халкы татар телендә еш кулланыла торган сүзтезмәләрне өйрәнүгә каршы түгел. "Алма" Новосибирск татар яшьләре оешмасы шәһәр халкы арасында ясаган сораштырулардан соң шундый нәтиҗәгә килгән.

Туган тел көнендә "Алма" вәкилләре "Мин татарча сөйләшәм" акциясе уздырган һәм аның кысаларында Новосибирск халкына татарлар һәм татар теленә кагылышлы сораулар биргән. Шулай ук респондентларга татарлар хакында кызыклы мәгълүмат җиткерелгән.

"Нәтиҗә ясап шуны әйтергә мөмкин: Новосибирск халкы татарча еш кулланыла торган сүзләрне өйрәнергә һәм белергә бер дә каршы түгел. Бу бик сөендерде. Әмма татар милләтеннән булган олыларның һәм яшь буынның телне өйрәнергә омтылмавы гына борчый. Телне белгәндә генә үзеңне халкыңның һәм аның тарихының, мәдәниятенең бер өлеше итеп тоярга була", - диелә хәбәрдә.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк