Логотип
Хәбәрләр

Нурбәк Батулла бөтен театрларның бәйсез булуын теләде

(Казан, 28 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Кичә театр сәхнәсендә бүләк алырга чыккан “Әлиф” хореографик спектакле биючесе Нурбәк Батулла бөтен театрларның бәйсез булуын теләде. "Әлиф" хоре...

(Казан, 28 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Кичә театр сәхнәсендә бүләк алырга чыккан “Әлиф” хореографик спектакле биючесе Нурбәк Батулла бөтен театрларның бәйсез булуын теләде.

"Әлиф" хореографик спектакле Республика театр премиясендә ике номинациядә тәкъдим ителсә дә, жюри башка спектакльләргә өстенлек бирде. "Әлиф" театрына Казан шәһәре мәдәният идарәсе генә игътибар итте.

Кичә Камал театры сәхнәсендә үткән “Тантана” республика театр премиясен тапшыру чарасында "Әлиф" актуаль социаль-сәнгать проектын чынга ашыру өчен "Иҗади мохит" мәдәни инициативалар фондына Казанның Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов Идарәнең махсус бүләген тапшырды. Бүләкне “Әлиф” хореографик спектакле биючесе Нурбәк Батулла кабул итеп алды. “Бәйсез театрлар саны артуын, ә булганнарының бәйсез булуын телим”, – диде ул сәхнәдән.

Республика театр премиясенә лаек булган тагын ике спектакльгә Нурбәк Батулла катнашы бар. Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының “Спектакль-вакыйга” булган “Иблис” һәм “Иң яхшы балалар спектакле” дип табылган “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектакльләренең хореографы Нурбәк Батулла.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы кичәне онлайн күрсәтте.

Искәртеп үтәбез, “Алтын битлек” милли театр премиясенә дәгъва итүче “Әлиф” хореографик спектакле 3 апрель көнне Мәскәүнең Мейерхольд үзәгендә күрсәтеләчәк.

Мәгълүмат өчен. "Тантана" - театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен ел саен бирелә торган профессиональ премия. Ул Камал театры сәхнәсеннән Халыкара театр көнендә тапшырыла.

татар-информ

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк