Нурзадә тамашачысыннан гафу үтенде
Татар эстрада җырчысы һәм танылган алып баручысы Нурзадә бүген инстаграмга пост урнаштырды. Биредә ул концертта катнашмауын белдерде. «Сезгә мөрәжәгать итәм инде, гафу итәрсез. Кичә, бүген иртән Норл...
Татар эстрада җырчысы һәм танылган алып баручысы Нурзадә бүген инстаграмга пост урнаштырды. Биредә ул концертта катнашмауын белдерде.
«Сезгә мөрәжәгать итәм инде, гафу итәрсез. Кичә, бүген иртән Норлаттан тамашачылар яздылар. «Сез нишләп килмәдегез, үзегез концертка чакырдыгыз, үзегез килмисез», дип үпкә белдерделәр. Шуңа күрә ,сездән алдан ук гафу үтенәм!! Чөнки мин бүген Азнакайда да, иртәгә Мамадышта да булмаячакмын!! Мин сау-сәламәт, авырмыйм, Аллага шокер!!!!! Ләкин оештыручылар мине концертта катнаштыруны кирәк санамадылар. Сезнең каршыгызда ялганчы булып каласым килми», – дип яза Нурзадә үзенең инстаграм тасмасында.
Дөньяда нәрсә генә булмас, тамашачы да Нурзадәнең хәленә керде. Әмма барыбер җырчыны җылы күңел белән үз шәһәрендә көтүләрен белдерде.
Автор: Г. Вәлиева
Фото: Инстаграм @nurzada28
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк