Әнвәр Нургалиев балачак серен чиште
Эстрада артистларының ничек яшәгәннәрен хәзер өйдән дә чыкмыйча социаль челтәрләр аша белеп торабыз. Күп кенә җырчылар үзләренең тамашачылары өчен махсус көндәлек тормыштагы кызыклы хәлләре, балачак х...
Эстрада артистларының ничек яшәгәннәрен хәзер өйдән дә чыкмыйча социаль челтәрләр аша белеп торабыз. Күп кенә җырчылар үзләренең тамашачылары өчен махсус көндәлек тормыштагы кызыклы хәлләре, балачак хатирәләре белән даими урталашалар.
Популяр җырчы Әнвәр Нургалиев та үзенең Инстаграм битендә әнисе белән бәйле балачак серләрен ачты. 5 балалы гаиләдә Әнвәр төпчек малай булып, әнисе янында иркәләнеп үскән. «Без 5 бала үстек, мин төпчеге. Мин гел Әнкәй янында идем. Мәктәпкә барганчы, беренче классларда әни янында йокларга яраттым. Ул йокы, иң татлысы иде, әмма андый бәхет сирәк эләгә иде. Әти фермада эшли иде, атнасына бер тәүлек дежурство туры килә. Мин шул дежурствоны көтеп кенә тора идем. Әти дежурга, мин әни янына...» – дип серен чишә артист.
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @anvar_nurgaliev
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
Комментарий юк