Әнвәр Нургалиевтан кайгылы хәбәр
«Дөнья шулай корылган инде, күрәсең, язмыштан ниләр көтәсен алдан белеп булмый. Бүгенге көн тагын бер сынау китерде, якын дустым, хезмәттәшем арабыздан китте. 3 елдан артык минем иҗат төркемемдә эшләү...
«Дөнья шулай корылган инде, күрәсең, язмыштан ниләр көтәсен алдан белеп булмый. Бүгенге көн тагын бер сынау китерде, якын дустым, хезмәттәшем арабыздан китте. 3 елдан артык минем иҗат төркемемдә эшләү дәверендә без туганлашып беттек, бергәләп дистәләгән километр юллар уздык, бик күп концертлар куйдык. Һәрвакыт терәк булырдай, төгәл, тугры кеше һәм кызларының яраткан әтисе. Кызганыч, Аллаһыбыз һәрвакыт иң-иңнәрне алып китә, чын кешеләр китә, һәм моңа бернинди аңлатма да бирү мөмкин түгел... Рәлиф дустым, бик юксыначакбыз сине, урының оҗмахта булсын! Хуш бул, Рәлиф дустым», – дип хәбәр итә артист үзенең Инстаграм тасмасында. Бу сүзләрне артист иҗатташ дустының истәлегенә багышланган видеоязма астына язып калдырган.
Мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Урыны җәннәттә булсын!
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @anvar_nurgaliev
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк