Олеся Балтусова Шәриф Камал музеен җәйгә ачып өлгермәүләрен әйтте
(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанда Островский урамындагы 15 нче йортта урнашкан Шәриф Камал музеенда реставрация бара. Аны быел җәйгә ачу күздә тотылмый. Бу хакта бүген Татар...
(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанда Островский урамындагы 15 нче йортта урнашкан Шәриф Камал музеенда реставрация бара. Аны быел җәйгә ачу күздә тотылмый. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова хәбәр итте.
“Җәйгә өлгертәсе килгән иде, әмма реставрация катлаулы процесс, эшләр әле төгәлләнмәде, экспозиция куелмаган. Шуңа күрә әлегә ачылыш белән сөендерә алмыйбыз. Уку елы башына булыр дип көтәбез”, - дип белдерде ул.
Балтусова анда Шәриф Камал мемориаль фатиры белән татар әдәбияты үзәге булачагын, “Әдәби ишегалды” кебек чаралар уздырылачагын әйтте.
Олеся Балтусова, шулай ук, Тукай музеенда төзекләндерү эшләре төгәлләнү алдында булуын билгеләп узды. “Тышкы эшләр тәмам, фасады әзер, эчке бизәлеш эшләре бара”, - диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк