Логотип
Хәбәрләр

Олеся Машейко “Голос. Дети” проектының сайлап алу этабыннан узды

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче февраль, Екатерина Виславская). Казанның кечкенә җырчысы Олеся Машейко “Голос. Дети” проектының “сукыр” тыңлаулары аша икенче этапка үтте. Ул Валерий Меладзе командасын...

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче февраль, Екатерина Виславская). Казанның кечкенә җырчысы Олеся Машейко “Голос. Дети” проектының “сукыр” тыңлаулары аша икенче этапка үтте. Ул Валерий Меладзе командасында чыгыш ясаячак.

Программаның чираттагы тапшыруы федераль каналда кичә, 22.февральдә, чыкты. “Игелекле дулкын” фестивалендә катнашып, Казанда инде танылган кыз җырчы Елка репертуарыннан “Грею счастье внутри” җырын башкарды. Ул өч ел дәвамында флейта, фортепиано, сольфеджио һәм хор класслары буенча музыкаль мәктәптә укый, ә вокал белән 6 ел шөгыльләнә. Олесяга 11 яшь, аның күзләре күрми.

Тамаша гыйнвар аенда төшерелгән. Мәскәүгә кыз сеңлесе, туганнан туган абыйсы, әтисе, әнисе һәм апасы белән килгән. Хәзер ул киләсе этапка әзерләнүдән тыш, башка фестивальләрдә дә катнаша.

www.kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021