Ольга Феодосеева-Шукшинаны хастаханәгә салганнар
Күптән түгел актриса Болгариягә ял итәргә китә. Очыш һәм климат үзгәрү Лидия Федосеева-Шукшинаның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясады. Хәлләре кискен начарланганнан соң, йолдызны җирле клиникаларның б...
Күптән түгел актриса Болгариягә ял итәргә китә. Очыш һәм климат үзгәрү Лидия Федосеева-Шукшинаның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясады. Хәлләре кискен начарланганнан соң, йолдызны җирле клиникаларның берсенә китергәннәр.
Кайбер СМИ актрисаның йөрәк өянәге турында да язган. Урта кызы Мария Шукшина 22 августта үзенең блогында бу хакта хәбәр итте. Аның сүзләре буенча, бу мәгълүмат ялган.
«Сары матбугатта чираттагы тавыш күтәрелү, бертуктаусыз журналистлар шалтырату сәбәпле, барысын да бер кат тынычландырасым килә: бернинди йөрәк өянәге дә юк иде, әни тәртиптә, мин һәрчак янәшәдә, барысына да исәнлек-саулык телибез!» – дип хәбәр итте Мария.
Хәзер, якыннары сөйләүенчә, 80 яшьлек артистның сәламәтлегенә берни дә янамый.
Автор: Г. Вәлиева
Фото: Инстаграм @shukshina_maria
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк