Опера җырчысы Илдар Абдразаков халыкара премиягә тәкъдим ителде
Илдар Абдразаков Opera Magazine журналы укучыларының 2019 елгы International Opera Awards премиясенә тәкъдим ителгән. Бу хакта җырчы үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә язды. Бу хакта «Башинформ»...
Илдар Абдразаков Opera Magazine журналы укучыларының 2019 елгы International Opera Awards премиясенә тәкъдим ителгән. Бу хакта җырчы үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә язды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
«Бүген минем «Дон Жуан» премьерасы, мин Лепорелло партиясендә чыгыш ясыйм. Метрополитен-Операсы дебютыннан соң нәкъ 15 ел узды. Ул вакытта мин «Дон Жуан»да дебютант идем, Мазетто партиясендә», - дип хәбәр иткән җырчы «Башинформ» агентлыгына.
International Opera Awards премиясе 2012 елда инглиз бизнесмены - опера сәнгатен сөюче Гарри Хайман һәм хәзер жюрины җитәкләүче Opera Magazine Opera һәм The Sunday Telegraph музыкаль тәнкыйтьчесе Джон Эллисон тарафыннан оештырылган.
International Opera Awards 2019 лауреатлары Лондонда 29 апрельдә игълан ителәчәк.
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
Комментарий юк