Логотип
Хәбәрләр

Останкино Балалар академиясе укучыларын Татарстан телеканалында практикага көтәләр

(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”). Останкино Балалар академиясе укучылары “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалында булдылар. Булачак тележурналистлар өчен “Татарстан – Яңа гасыр” буенча экскурсия оештырыл...

(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”). Останкино Балалар академиясе укучылары “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалында булдылар.

Булачак тележурналистлар өчен “Татарстан – Яңа гасыр” буенча экскурсия оештырылды. Яшь кунакларга Татарстанда телевидение барлыкка килү тарихын сөйләделәр, аның эшчәнлек хроникасыннан кызыклы фактлар китерделәр, телевизион кухняны – студия, аппарат, монтаж бүлмәләрен күрсәттеләр, сәхнә арты белән таныштырдылар, шулай ук үзләрен алып баручы ролендә сынап карау мөмкинлеге бирделәр.

Останкино академиясе вәкилләре Казанга экскурсия белән килделәр. Уку йортның эшчәнлеген исәпкә алып, мәскәүлеләр Россия башкаласында яшәүчеләр дә карый торган ТНВ телеканалына килми булдыра алмадылар.

“Без Останкино академиясендә укучылар “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалында практика узуына әзер. “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалы җитәкчесе белән бу мәсьәлә буенча сөйләшергә планлаштырабыз”, - дип билгеләп үтте Останкино Балалар академиясе җитәкчесе Әнисә Казакова.

Ул “Татарстан – Яңа гасыр”ның Мәскәүнең татар диаспорасында популяр булуын белдерде. “Мәскәүдә бу каналны яраталар. Мин татар һәм минем өчен, әлбәттә, татар каналы кызыклы. Ул миңа төсләр өермәсе, тапшырулар буенча якын. Минем әти-әни дә Мәскәүдә яшиләр һәм “Яңа гасыр” каналын карыйлар. Сезнең канал кызыклы һәм мәгълүматлы”.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк