Озакламый Казанның төп чыршысы Гаилә үзәге янында ачыла
Казанның төп чыршысы Сибгат Хәким урамындагы «Казан» гаилә үзәге янында 27 декабрьдә ачыла. Бу хакта Казан мэриясендә эшлекле дүшәмбедә билгеле булды. «27 декабрьдә Казан халкын һәм шәһәр кунакларын...
Казанның төп чыршысы Сибгат Хәким урамындагы «Казан» гаилә үзәге янында 27 декабрьдә ачыла. Бу хакта Казан мэриясендә эшлекле дүшәмбедә билгеле булды.
«27 декабрьдә Казан халкын һәм шәһәр кунакларын «Казан» гаилә үзәге янына бәйрәм чараларына чакырабыз», – диде Казан шәһәре башкарма комитетының беренче урынбасары Рөстәм Гафаров.
Кунакларны зур курчаклар һәм WorldSkills символлары каршы алачак. Бәйрәм программасында музыкаль баттл һәм «Халык Кыш бабае» бәйгесенә йомгак ясау планлаштырылган.
Шулай ук биредә боз шәһәрчеге ачыла. Аны боз сыннары бизәп торачак, балаларга шуу өчен таулар ясала, карусель эшләячәк. Җылынып чыгу урыны да каралган.
Шәһәр үзәк чырышысын ачу бәйрәм салюты белән төгәлләнә.
Моннан тыш, «Казан» гаилә үзәге янында яңа елны каршыларга мөмкин булачак.
Фото: Рамил Гали
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
Комментарий юк