Павлова: Татарстанда 234 бассейн эшли, бу Татарстан Президенты командасы хезмәте
Бүген Татарстанда 234 бассейн эшли. Бу Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов командасының зур хезмәте һәм талантлы спорт яшьләрен ачыклау өчен старт мәйданчыгы булып тора. Бу хакта РФ Дәүләт Думасы...
Бүген Татарстанда 234 бассейн эшли. Бу Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов командасының зур хезмәте һәм талантлы спорт яшьләрен ачыклау өчен старт мәйданчыгы булып тора. Бу хакта РФ Дәүләт Думасы депутаты, ТР синхрон йөзү федерациясенең попечительлек советы рәисе Ольга Павлова Токиодагы җәйге Олимпиадага әзерләнүгә багышланган ТР Спорт министрлыгы коллегиясендә хәбәр итте.
«Россиянең берәр төбәге шулкадәр йөзү бассейннары белән мактана аламы? Әлбәттә, юк. Шуңа күрә су спорт төрләрен үстерү векторын Татарстанга күчерү ачык», - диде Ольга Павлова.
Әмма, аның сүзләренчә, спорт, тормышның үзе кебек үк, бер урында тормый. Яңа дисциплиналар, спортның яңа төрләре, спортчыларны сайлап алу һәм әзерләү буенча яңа таләпләр барлыкка килә. Шуңа күрә республика һәрвакыт әзер булырга тиеш.
Автор: Эльвира Мөхәмәтдинова
Фото: Михаил Захаров/архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк