Пензада “Татар кызы-2018” бәйгесе була
Бәйгедә җиңүчегә зәркән эшләмәләр алу өчен 50 000 сумга сертификат бирәчәкләр. (Казан, 2 май, “Татар-информ”). Быел 20 майда Пензада “Татар кызы-2018” халыкара бәйгесенең икенче этабы узачак. Бу туры...
Бәйгедә җиңүчегә зәркән эшләмәләр алу өчен 50 000 сумга сертификат бирәчәкләр.
(Казан, 2 май, “Татар-информ”). Быел 20 майда Пензада “Татар кызы-2018” халыкара бәйгесенең икенче этабы узачак. Бу турыда Пенза татарлары мохтарияты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Бәйгене Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияты белән бергә Пенза өлкәсе Мәдәният һәм туристлык министрлыгы үткәрә.
Пенза өлкәсендә яшәүче 18 дән 25 яшькә кадәрге кызлар татар кызының милли, әхлакый матурлыгын, иҗади осталыкларын, шулай ук тышкы кыяфәтен күрсәтү буенча көч сынашачак.
Бәйгедә җиңүчегә зәркән эшләмәләр алу өчен 50 000 сумга сертификат бирәчәкләр. Пенза "Татар кызы" титулын яулаган кыз Казанда узачак бәйгедә Пенза өлкәсен тәкъдим итү хокукы алачак.
Башка титулларны яулаган кызларга 30 000 һәм 20 000 сумлык сертификатлар биреләчәк, диелгән әлеге хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк