Логотип
Хәбәрләр

«Ялгыз хатын»

Рәфинә Ганиуллинаның иҗаты башка җырчылардан аерылып тора. Тормышы, балачагының гыйбрәтле булуы белән дә үзгә ул. Шәхси аккаунтына Рәшидә Мәһәдиева сүзләренә язылган «Ялгыз хатын» җырын урнаштырган. Җ...

Рәфинә Ганиуллинаның иҗаты башка җырчылардан аерылып тора. Тормышы, балачагының гыйбрәтле булуы белән дә үзгә ул. Шәхси аккаунтына Рәшидә Мәһәдиева сүзләренә язылган «Ялгыз хатын» җырын урнаштырган. Җырның эчтәлеге безнең әниебезнең тормышына охшаган, - дип яза ул. Әйе шул, Зөлфия ханымның тормыш юлы үзенчәлекле, гыйбрәтле була. Ул заманында агроном һөнәрен үзләштереп, аңа тугры калган хатын-кызларның берсе дә. Декабрист хатыннары сыман ире артыннан барып, Тверь өлкәсендә яшәгән курку белмәс ханым да. Әмма язмыш үзенекен итә... Үзенең инвалидлыгы һәм тормышның авырлыгын сәбәп итеп эчүгә сабышкан ир... Ул биш сабыен җитәкләп, түбәнсетүләргә түзәргә теләмичә, билгесезлеккә чыгып китә...

Сыңар канат белән Рәфинә, Резедә, Илсөя, Люция, Гөлсуны олы тормыш юлына алып чыга.

Нишлисең, ялгызлык ул сорап килми... Бу җырны да күз яшьләрсез, моңланмый тыңлап булмый.

«Ялгыз хатын»

Юлай Үзәнбаев көе, Рәшидә Мәһәдиева сүзләре

Клипның режиссёры - Зәмирә Рәҗәпова @zamira266

Оператор-постановщик - Илдар Əхмәтов

Бу җырны миңа «Акчарлак» нәшрият йорты директоры - Рузилә Сафина @ruzilya_safina тәкъдим иткән иде, шундый сизгер табигатьле кеше генә продюсерлык һөнәрен үзләштерә аладыр, мөгаен.

Җырның эчтәлеге, дөрестән дә, безнең әниебезне тасвирлаган сыман.. Авыр вакытларда үзен «итәк тутырып бала алып кайткан ахмак ана» дип битәрләсә дә, әниебез бик оптимист, көчле рухлы кеше! Үзенә бирелгән сынауларны беркайчан да бүтәннәргә аудармады, ярдәм көтмәде.. Ə үзе артык ярдәмчел булуы белән кыенга кала иде.

Менә шулай, балаларыңның әтисе исән-сау була торып та, ялгыз хатын булып яшәргә мөмкин икән.. – дип яза җырчы шәхси аккаунтында.

@rafinaganiullina

Посмотреть эту публикацию в Instagram

«Ялгыз хатын» Юлай Үзәнбаев көе, Рәшидә Мәһәдиева сүзләре Клипның режиссёры - Зәмирә Рәҗәпова @zamira266 Оператор-постановщик - Илдар Əхмәтов Бу җырны миңа «Акчарлак» нэшрият йорты директоры - Рузилә Сафина @ruzilya_safina тәкъдим иткән иде, шундый сизгер табигатьле кеше генә продюсерлык һөнәрен үзләштерә аладыр, мөгаен. Җырның эчтәлеге, дөрестэн дэ, безнең әниебезне тасвирлаган сыман.. Авыр вакытларда үзен «итәк тутырып бала алып кайткан ахмак ана» дип битәрләсә дә, әниебез бик оптимист, көчле рухлы кеше! Үзенә бирелгән сынауларны беркайчан да бүтәннәргә аудармады, ярдәм көтмәде.. Ə үзе артык ярдәмчел булуы белән кыенга кала иде. Менә шулай, балаларыңның әтисе исән-сау була торып та, ялгыз хатын булып яшәргә мөмкин икән.. #рафинаганиуллина #эстрада #татарстан

Публикация от Рафина Ганиуллина (Rafina'D) (@rafinaganiullina)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк