Премьера: Әтнә театры Казан серләрен ача
«Безнең шәһәрнең серләре» спектаклен Әтнә театры «Кече шәһәр театрлары» федераль программасы кысаларында куйды. Галиәсгар Камалның зур сәхнә тормышына ия булмаган сатирик комедиясен 90 елдан соң Әтнә...
«Безнең шәһәрнең серләре» спектаклен Әтнә театры «Кече шәһәр театрлары» федераль программасы кысаларында куйды.
Галиәсгар Камалның зур сәхнә тормышына ия булмаган сатирик комедиясен 90 елдан соң Әтнә театры чыгарды. «Безнең шәһәрнең серләре» спектакле кичә беренче тамашачыларга тәкъдим ителде.
Галиәсгар Камалның «Безнең шәһәрнең серләре» спектаклен куярга Камал театры берничә омтылыш ясап караса да, ул куелмый калган. Театр белгечләре аның театрлар игътибарыннан читтә калуын үзенчәлекле язылу стиле белән дә бәйли.
«Безнең шәһәрнең серләре» - Галиәсгар Камалның 1911 елда язылган пьесасы. 1913 елда ул басылып чыга. 1911 елда беренче тапкыр әсәрне «Сәйяр» труппасы куя. 1929 елда Татар дәүләт академия театры тарафыннан куела. Шуннан соң спектакль башка сәхнәләштерелмәгән. 1952 елда өлешчә инсценировкаланган, 1979 елда радиоспектакль эшләнгән.
Пьесада драматург шәһәрнең абруйлы дип саналган кешеләренең чын йөзләрен ача. Болар – кадимчеләр, җәнҗалчылар, исерекләр, бозыклар. Театр, әсәр язылуга бер гасырдан артык вакыт узса да, кешеләрнең үзгәрмәгәнлеген ачыклап күрсәтте.
«Безнең шәһәрнең серләре» спектаклен Әтнә театры «Кече шәһәр театрлары» федераль программасы кысаларында куйды.
Премьераның беренче тамашачылары арасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Әтнә районы хакимияте башлыгы Габделәхәт Хәкимов һәм республика матбугатыннан бер төркем журналистлар бар иде.
Рузилә Мөхәммәтова
Фото:Салават Камалетдинов
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк